16 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Мал асрасаң, субсидия ал
Быел шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыерларга профилактик ветеринария чаралары үткәрүгә чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия алырга хокуклы. Бер тапкыр бирелүче субсидия бер баш сыерга 300 сум исәбеннән түләнә. Өч яшьтән өлкәнрәк бияләргә азык сатып алуга 3 әр мең сум субсидия бирелә. Мондый субсидия алу өчен хуҗалыкның терлек азыгы сату-алу килешүе,...
-
Игелекле затлар
Шәхси эшмәкәр Зәмирә Гыйльфанова Корбан гаете уңаеннан бик күп райондашларыбызны сөендерде. Өлешләп 50 пакетка тутырылган корбанлык үгез итен социаль яклау бүлегенә китерде. Бүлек хезмәткәрләре әлеге күчтәнәчне ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга, күп балалы, аз керемле мохтаҗ гаиләләргә таратты. Әлеге игелеге өчен Зәмирә Рифат кызына һәркем рәхмәтле калды.
-
Якташларыбыз өчен тавыш бирик
17 сентябрь көнне "Халык сәхнәсе" ТНВ Татарстан телепроектының финал өлеше узачак. Конкурста якташларыбыз - бертуган Камил һәм Наил Йосыповлар мөслимлеләр ярдәме белән финалга чыккан иде. Телепроектның җиңүчеләрен билгеләүгә дә үз өлешебезне кертә алабыз. 17 сентябрь көнне ТНВ телеканалында 15:30 минутта тавыш бирү өчен телефон линиясе ачылачак. Камил һәм Наил Йосыповларга...
-
Сайлау алдыннан
Район хакимиятенең актлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үтте. Аны район башлыгы Рамиль Муллин алып барды. Көн тәртибендә районыбызда бүгенге эшләрнең торышы һәм 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына узачак сайлауларга әзерлек мәсьәләләре каралды. Район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Янов,...
-
ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров җитәкчелегендә бертөркем экологлар килде
Кунакларны җирлегебез белән район башлыгы Рамил Муллин таныштырды. Делегация "Кояшлы Ык" яр буе ял зонасында, "Курай" паркында булды, күпфатирлы йортларның төзекләндерелгән ишегалларын карады, чистарту корылмаларының эшчәнлеге белән танышты, Мөслим лицеенда узган экологик дәрестә катнашты. Семинарның пленар өлешендә экологик мәсьәләләрне хәл итү юллары турында сөйләшү булды
-
Ярминкәгә килегез
18 сентябрь көнне Мөслимдәге "Dixis" кибете каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр салам, печән, фураж, ит, бал, яшелчә, каз, үрдәк һәм башка төр азык-төлек белән сату итәчәк. Ярминкә иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.
-
Имаметдин Сәдретдинов котлаулар кабул итеп алды
Мөслим авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны - Садертдинов Имаметдин Садертдин улына - 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга район җитәкчелеге һәм район ветераннар Советы килделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президентының Котлау хаты һәм район Башлыгының күчтәнәчләре тапшырылды.
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...