16 июнь 2015 яңалыклары
-
Дәүләт ярдәме белән йортларга капиталь ремонт ясала
Дәүләт программасы кысаларында агымдагы елда да район үзәгендә урнашкан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясалачак. Барлыгы бу эшкә 6 636 758 сум 98 тиен акча бүлеп бирелгән.
-
Кан басымы күтәрелеп ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан
Ашыгыч ярдәм бүлегендә узган атнада 137 чакыру, 31 мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән. Шулар арасында кан басымы күтәрелү белән 44, ОРЗ белән 14, аллергия белән 8 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Районда чүп яндыручыларны җәзага тарталар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы янгын чыгу очрагы 7 июнь көнне Иске Карамалыда теркәлгән. Авылда хуҗасыз булган иске сарайлар янган.
-
Район башлыгы Рамил Муллин изге Рамазан ае уңаеннан тәбрикләвен җиткерде
Хөрмәтле мөслимлеләр, кадерле дин кардәшләр! Һәр мөселман көтеп алган изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Аның һәр сәгатенең, минутының кадерен белик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик.
-
Су керү сезоны ачылды!
Көннәр җылыту белән Ык буе әрәмәсе мөслимлеләрнең яраткан ял урынына әверелә. Бигрәк тә көн кызу вакытта райондашларыбыз Ыкта су керергә ярата. Тик Мөслимдә санкцияләнгән су керү урыны яисә махсус ясалган пляжлар юк.
-
МТВ 30.05.2015
-
Мөслимлеләр өченче тапкыр Чиләбе сабантуена барачак
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслим сабантуенда Чиләбе өлкәсеннән дә кунаклар бар иде. Милли бәйрәмне оештыручылар сүзләренчә, кунаклар район халкының гореф-гадәтләрне онытмавы, миллилеге, татарлыгына сокланып китте.
-
Поздравления 27.05.2015
-
Май 21 бәби бүләк иткән
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, май аенда җирлегебездә 21 бала дөньяга килгән. Шуларның 13е - малай һәм 8 кыз. Ел башыннан туучылар саны 100гә җиткән. Ай дәвамында 23 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Май аенда нибары 5 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан.