15 май 2015 яңалыклары
-
Шәфкать ияләре көч сынашты
12 май халыкара шәфкать туташы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 15 май көнне район үзәк поликлиникасы шәфкать туташлары арасында конкурс оештырылды. Чарада район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.
-
Метрәйлеләр праймеризда катнашты
Билгеле булганча, агымдагы елда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатны праймериз ярдәмендә билгеләячәк . Праймериз партия составы арасыннан президентлыкка кандидат сайлап алу дигән сүз.
-
"Библио кич"тә кунакта
14 нче май көнне үзәк китапханәдә "библио кич" дип аталган чара үтте. Чарада районның язучылары Роза Хәбибуллина , Фоат Садриев, Лилия Садриева катнаштылар.
-
Яз белән бергә йортлар да ямьләнә
Мөслимнең күпкатлы йортларында бу көннәрдә косметик ремонт эшләре башланып китте. Тукай урамының 56 нчы йортында , Пушкин урамының 78 нче йортында , Вахитов урамының 13 нче йортында инде эшләр төгәлләнгән.
-
Капиталыңны “вакларга” уйласаң...
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, ана капиталы хисабыннан бер тапкыр бирелә торган 20000 сум күләмендәге акчалата түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады.