14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Үзәк мәчеттә укулар башланды
14 октябрь җомга көнне Мөслимдәге үзәк мәчет бинасында ир балалар өчен "Ислам дине нигезләре" курслары башланды. Дәресләр һәр атнаның дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 15.00-17.00 сәгатьләрдә үтәчәк.
-
Россия пенсия фонды: "Уртача күрсәткечләр кабул ителми"
Иминиятләнгән затларның пенсия хокукларын бәяләү өчен уртача айлык хезмәт хакы мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персонификацияләнгән) учет мәгълүматлары буенча 2000-2001 еллар өчен яисә эш бирүче яки дәүләт (муниципаль) органнар тарафыннан бирелүче докуменитлар нигезендә теләсә кайсы 60 ай өчен исәпкә алына. Уртача айлык хезмәт хакының Россия Федерациясендәге уртача айлык хезмәт хакына...
-
15-18 октябрь көннәренә һава торышы
15-18 октябрь көннәренә һава торышына кыскача күзәтү белән танышыгыз.
-
Хастаханәгә гриппка каршы вакцина кайтты
Көзге айларда район үзәк хастаханәсенә 5700 доза "Гриппол" вакцинасы кайтты. Аның балаларга билгеләнгән өлеше укучыларга һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларга ясалып бетте.