Реклама
14 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Мөслим районына прокурор билгеләнде
Бүген Мөслим районына яңа прокурор билгеләнде. Ул - Әхмәтҗанов Данис Дамир улы.
-
Иске Карамалыда чәчәк үстерүчеләр бәйрәме узды
Дөньякүләм билгеләп үтелә торган "Гүзәллек көне"ндә Иске Карамалы мәдәният йорты Күбәк урта мәктәбе, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы белән берлектә "Елмаю көне" акциясе оештырды. Укучылар оешмаларга барып, аерым кешеләргә "Елмаюың белән бүлеш" смайлигы тараттылар. Смайликта "Сәламәт яшәү рәвешен сайла", дигән 10 кагыйдә язылган.
-
Игътибар! Авыл хуҗалыгы идарәсе яшьләр арасында конкурс игълан итә
2015 елның 30-31 октябрендә "ТР авыл яшьләренең 2014-2015 елга кадәр" озын сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында "ТР яшьләренең авыл җирлеге берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы эшчеләре арасында "Иң яхшы һөнәр иясе" профессиональ бәйгесе үткәрә.
-
Мәлләтмак авылына "моңнар" кайтты
10 сентябрь көне Мәлләтамак авылы халкына зур сөенеч алып килде: зарыгып көткән мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Шул уңайдан җирлегебез бик күп кунаклар кабул итте.