14 август 2015 яңалыклары
-
Мөслим эчендә автобус йөри башлаячак
Мөслимлеләр өчен сөенечле хәбәр: 21 августтан район үзәгендә маршрут автобусы йөри башлый. Автобус 6 сәгать 20 минуттан 19.00 сәгатькә кадәр көн дәвамында 10 рейс ясар, дип планлаштырыла. Билет бәясе - 15 сум булыр, дип көтелә. Сугыш ветераннары һәм инвалидлар автобуста бушлай йөри алачак.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе дәвам итә
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенең икенче этабы үтте. Беренче этапта 43 1 класс укучысына мәктәп кирәк-яраклары белән сумкалар тапшырылса, бүген 2-11 сыйныф укучылары мәктәп формалары, спорт костюмнары алды. Чара җыр-биюләргә үрелеп барды.
-
“Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге”
Көндәлек тормышыбыз, көнкүрешебез көннән-көн яхшыра, үсә барган саен кешелек тормышы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүген без яңа заманча электр җиһазлары, кәрәзле телефон белән генә чикләнеп калмыйча, IT-парклар, IP-телевидение кебек яңалыклар чорында яшибез. Ләкин, шунысы кызганыч, бүген балаларыбызның күбесе китап укымый, тарихи-истәлекле урыннар белән әз кызыксына яки бөтенләй аларны күргәне юк....