14 апрель 2016 яңалыклары
-
"Ел тәрбиячесе - 2016"
Азнакай поселогының "Тамчыкай" балалар бакчасында республикакүләм "Ел тәрбиячесе - 2016" смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман, Актаныш, Баулы районнарыннан "Ел тәрбиячесе - 2016" смотр-конкурсының муниципаль турында призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынашты. Мөслим районыннан әлеге чарада "Күбәләк" балалар бакчасының физкультура...
-
Яшьләр өчен семинар узачак
14 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә республика аграр яшьләр берләшмәсенең муниципаль семинары үтә. Семинарда катнашучылар гамәлдәге социаль әһәмияткә ия проектлар һәм программалар белән танышачак. Чарага авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә яшәүче авыл тормышында катнашырга теләүче иҗтимагый актив яшьләр, авыл патриотлары чакырыла. Семинар 9 сәгать 30 минутта башлана.
-
Үзебезнеке – үзәктә
1 май көнне район үзәгендә "Без - мөслимлеләр" һәм "Мөслим продукт" проектлары кысаларында "Мөслимдә эшләнгән" исеме астында күргәзмә-ярминкә уза. Чараның максаты: традицион һәм заманча халык һәнәрләрен, милли ризык төрләрен саклау, үстерү һәм популярлаштыру; күргәзмәләр үткәрү, сәүдә оештыру, сувенирлар базарын һөнәри элемтәләрне үстерүгә булышлык итү, халыкның игътибарын осталар иҗатына юнәлтү, район...
-
Сәүбән Фазлыев һәм Рәшит Галиев хезмәтләре өчен мактауга лаек булдылар
Районның төзелеш тармагында озак еллар тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куйганы, югары прфессионализмы өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте прорабы Фазлыев Сәүбән Сәет улы Россия Федерациясе Төзүчеләр берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. *** Агропромышленность комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп Мөслим элеваторы" җәмгыятенең...