14 март 2021 яңалыклары
-
Татарстанда 50 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
14 мартка Татарстанда 18 686 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
-
Йөзем салкын тиюне дәвалый
Вакытында дәваланмау үпкә авыруы, пневмония китереп чыгарырга мөмкин. Салкын тиюне дәвалауның ысуллары бик күп. Тик йөзем суы – иң ышанычлы дәва.
-
Балалар куркыныч ятьмәгә эләкмәсен!
Бүген тормыш-көнкүрешебезне кәрәзле телефон, компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Ә алар безне виртуаль дөньяга алып чыгучы тәрәзә ролен үти. Дөньяны танып белүдә, теге яки бу өлкәдәге белемнәрне арттыруда интернетның роле зур, әлбәттә. Ләкин медальнең ике ягы булган кебек, замана технологияләренең кеше акылына тискәре йогынтысы булуын да танырга кирәк. Бигрәк тә интернет дөньясында “яшәүче” үсмерләр өчен.
-
15 март көненә һава торышы
Аязучан болытлы һава торышы
-
11 сыйныф укучылары БДИга керү өчен йомгаклау иншасын 15 апрельдә язачак
Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.
-
Дәүләт хезмәткәрләренең пенсиягә чыгу яше
Барлык россиялеләр кебек үк, дәүләт хезмәткәрләрендә пенсия яшенең яңа билгеләренә күчү этаплап башкарыла.
-
Конкурсның төбәк этабына чыкты
Конкурсның төбәк этабы 2021 елның 5-10 апрелендә узачак.
-
Беренчесе – гармун, икенчесе – скрипка
“Авыл утлары” газетасында ай саен ГХАТ бүлегеннән статистик мәгълүматлар биреп барыла: күпме бала түган, күпме кеше фани дөнья белән хушлашкан, ничә пар язылышкан, ничәсе аерылышкан...
-
Өметле бадминтончылар
Әлмәт шәһәрендә көньяк-көнчыгыш зонаның “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышлары узды.