13 октябрь 2015 яңалыклары
-
Актанышта булган фаҗиганең сәбәпләре ачыкланды
Актаныш районындагы 7 егетнең үлеменә китергән коточкыч һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды. Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасының руль артында утыручы 25 яшьлек егет, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында машина су каналына төшеп киткән. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт...
-
Рентген аппараты кайтачак
Район поликлиникасына ремонттан соң "Тошиба" рентген аппараты кайтачак. Спонсорлар ярдәме белән алыначак әлеге цифрлы аппарат элеккеге аппаратурадан аермалы буларак, вакытны янга калдыру һәм тиз арада төгәл диагноз кую мөмкинлеге бирәчәк. Экраннарда күрсәтелүче сурәтне кәгазьгә төшереп тә алып булачак.
-
Актанышта булган коточкыч фаҗига
Актаныш районында килеп чыккан фаҗига, бар халыкны тетрәндерде. 11 октябрь көнне Актаныш районы Бүләк авылы янындагы сулыкта баткан УАЗ машинасында 7 кешенең үле гәүдәсе табыла. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана, тикшерү эше бара. Вафат булучыларның иң өлкәне 1984 елгы булса, иң кечкенәсе 1997елгы икәнлеге билгеле. Аларның барсының да шәхесләре ачыкланган....
-
Өлкәннәр декадасына йомгак
Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланды. 1-10 октябрь көннәрендә районда күпсанлы хөрмәтләү чаралары, бәйрәмнәр, чәй табыннары әзерләнгән иде. Дүшәмбе көнне узган иртәнге планлаштыру утырышнда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Валерий Бухарин, ункөнлеккә йомгак ясап, районда яшәүче пенсионерларга күрсәтелгән ярдәм күләмен әйтеп узган иде. Шулай итеп, лаеклы ялдагы райондашларыбызга күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 986055...
-
100 нче бала - кем ул
Районыбызда 100 сабый булып, Кадыйровлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килде.
-
Рейд үтте
Кичә Кооператив урамында урнашкан күпкатлы йорт ишегалдында ЮХИДИ, МЧС хезмәткәрләре рейд үткәрде. Рейд барышында, дөрес парковкаланмаган, газонга, подъезд алдында куелган машиналар тикшерелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бер машина хуҗасына административ протокол төзелде. Рейдлар дәвам итәчәк - ди, ЮХИДИ инспекторлары. Шулай ук сайтта укыгыз: 100 нче бала кем ул.
-
Талантлы балалар
"Мәктәптән тыш эшләр бүлеге" республикакүләм оештырылучы "Минем яраткан укытучым", "Экстремизга - юк!", "Гадел яшәргә кирәк!" конкурсларның район этабына нәтиҗәләр ясалды. Укучылар Татарстан Варислар Берләшмәсенә яңа бренд уйлап табу конкурсында да катнаштылар. Барлык эшләр дә Казанга конкурска җибәрелде.