13 август 2015 яңалыклары
-
Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала Республикабызыныңүткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы булуы...
-
"Ишегалдым минем сәхрә"
Мөслимебез көннән көн матурлана, төзекләнә. Шушы матурлыкка хозурланып мөслимлелеләр, авыл җирлекләрендә яшәгән райондашларыбыз шәхси йортларында, өй алларында матурлык ясыйлар. Хәзер кайбер ишегалларына керсәң, үзеңне ниндидер чит илдә, чәчәккә күмелгән сәхрәдә кебек хис итәсең. Мөслим авылында, Авзалов урамының 46 йортында, менә шундый чәчәккә күмелгән бакча бар.
-
2016 елда пенсия индексациясе 7 процент тәшкил итә - ММЧ
2016 елда пенсия индексациясе 7 процент тәшкил итәчәк. Бу карар Россия Хөкүмәте министрларының Президент катнашындагы киңәшмәсендә кабул ителде, дип яза «Ведомости» үз чыганакларына сылтама белән. Бу 2015 елга фаразланган инфляция дәрәҗәсеннән 5 процентка диярлек түбән. Киләсе елда пенсияләрне индексацияләү карарына килгәндә, Финанслар министрлыгы 2016 елга федераль бюджет проектын төзегәндә Россиядә...
-
"Игенче" кошчылык фермасы үсешкә старт ала
Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин оештырган Игенче кошчылык фермасы үсешкә йөз тота. Чеби үстерүче буларак билгеле фермада бүген 7 мең каз һәм 2 меңнән артык күркә дә тәрбиялиләр. Тойгеледедә тагын 4 ферма торагы алып, җитештерүчәнлекне тагын да арттырмакчылар. Шуңа бәйле эшчеләр саны да арткан. Бүген биредә 20ләп кеше хезмәт куя.
-
Парк һәм скверлар елы.
Олы Чакмак авылы китапхәнәсе укучылар белән табигаткә чыгып Парк һәм Скверлар елы уңаеннан яңа утырткан агачларны чүптән арындырдылар.Табигатьне пычыратмау һәм саклау турында әңгәмә уздырылды.
-
Бөгелмә аграр көллиятен реорганизация көтә
Мөслимдә урнашкан Бөгелмә аграр көллияте 1 сентябрьдән Сарман аграр көллиятенә әйләнәчәк. Бу үз чиратында студентларга яңа форматта белем бирү, техник базаны яңарту, өр-яңа профессия бирү мөмкинлеге туачак. Мәктәп бусагасын атлап чыккан балалар, туган җиреннән, әти-әни яныннан аерылмыйча, үзенә кирәкле профессияне үзләштерәчәк дигән сүз.Бу хакта тулырак Мөслим телевидениясеннән карый алачаксыз.
-
7500 центнер икмәк суктырылган
Чәршәмбе көнне "Органик Групп" җәмгыяте игенчеләре - "Урожай" агрофирмасы басуларында икмәк суктыручы Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенең механизаторлар отряды - 6500-7500 центнер икмәк суктырган Р.Харисов, И.Әбраров һәм Н.Шәрипов, 8000 центнер икмәк ташыган Р. Заманов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. "Органик Групп" җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиев егетләргә...
-
Педагогларыбыз - лауреатлар
Гимназиянең, Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Элмира Тимергалева, Гөлназ Җәлилова, лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Әлфия Каржавкина "Педагог-мастер" дип аталган мастер-класс буенча республика өстәмә программалар конкурсында катнашып лауреат исеменә лаек булганнар. 10 августта Алабуга шәһәрендә узган 6 нчы Халыкара укытучылар фестивалендә бүләкләү тантанасында катнашканнар.
-
Республика, район җитәкчелеге яшьләрнең яшәеше, эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып, булышып торганда ник калмаска авылда?
Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competition уздыру хокукын отты.2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Бу хакта Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills Competition Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. WSC-2019...
-
"Туган якны өйрәнү" музее
«Туган Як»ны өйрәнү музеенда реконструкция эшләре башланып киткән иде. Бүгенге көндә музей эшчеләре экспонатларны урнаштыру белән мәшгуль.