13 июнь 2015 яңалыклары
-
Савабы бермә-бер күбрәк булыр
Җирлекнең үзенә карашын беләсең килсә, аның зиратына барырга кирәк, диләр. 13 июнь көнне Мөслим зиратында чираттагы күләмле өмә үтте.
-
Мөслим зиратына өмәгә рәхим итегез!
Соңгы вакытта мәңгелек йортыбыз булган зиратларны чистарту һәм төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Мөслим зиратында 3 май көнне үткән өмәдә меңнән артык кеше катнашты.
-
Мөслимдә "Трактор-прицеп" операциясе башланды
Республиканың үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышына күзәтчелек идарәсе һәм республика ЮХИДИ идарәсе карарлары нигезендә 8 июньдә "Трактор- прицеп" операциясе башланды.
-
Математика фәненнән имтихан нәтиҗәләре билгеле булды
11 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары чираттагы имтиханга җыелды. Мөслим лицее базасында 11 сыйныфлылар физика һәм инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Физикадан - 55, инглиз теленнән 5 укучы сынау тотты.
-
"Урман иле" лагере ял итәргә чакыра!
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мөслимлеләрне "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерена чакыра. 15 июньнән башланачак беренче смена спорт юнәлешендә шөгыльләнергә теләүчеләр өчен оештырыла. 18 көнлек ял юлламасы 1800 сум тора. Юлламаларны район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алырга мөмкин.