13 февраль 2017 яңалыклары
-
Мәктәп укучылары Муса Җәлил истәлегенә оештырылган чараларда катнаша
Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлсирә Вафина лицейда һәм Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара үткәрде. 7-8 сыйныф укучылары шагыйрьнең тормышы юлы, "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды.
-
Бу ялларда 3 райондашыбыз исерек хәлдә руль артында тоткарланды
Штрафларын вакытында түләмәгән өчен 6 кешегә административ беркетмәләр төзелде.
-
Гимназия укучылары музейга экскурсиягә барды
"Мөслим туган як музее" район мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Туган якның тарихы турында күп белергә теләгән Мөслим гимназиясенең 2 класс укучылары өчен "Мөслимнең тарихы һәм халыкның көнкүреше" темасына, музей директоры Синара Яббарова дәрес үткәрде. Укучылар төбәгебезнең үткәне, тарихи экспонатлар белән якыннан таныштылар.
-
Пенсия фонды бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясады
8 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә Россия Пенсия фонды Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе хезмәт коллективының җыелышы үтте. Анда, 2016 елга нәтиҗә ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җыелышта Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлекчәсенең бюджетны касса башкаруы бүлеге начальнигы Алсу Исмәгыйлева, Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Мөслим районы башлыгы...
-
Игътибар, ут булмый!
14 февраль көнне 11.00-14.00 сәгатькә кадәр Кооператив урамының коры сөт заводы башындагы шәхси йортларда, Красноармейская, Семилетка, Татарстан, Набережная урамнарында тулысынча, Рәшитов һәм Октябрь урамнарында өлешчә ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
Бу елны грипп дигән зәһмәт районны читләтеп үтте
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы арада чакыру һәм мөрәҗәгатьләр саны да артмаган. Авырулар көндәлегендә якынча 7 кешегә кискен респиратур авыру диагнозы куела. Шуның икесе өлкән кеше булса, бишесе - балалар.
-
Мөслимлеләр маммографка ел дәвамында күренә алачак
Район үзәк хастаханәсендә диспансеризация узучы хатын-кызлар маммографка да күренә башлады. Баш табиб Рамил Морзаханов хәбәр итүенчә, маммография аппараты тагын бер ай поликлиниканың рентген кабинеты янында торачак.
-
Ел башыннан җирлегебездә 6 янгын очрагы теркәлде
Узган елның бу вакытына әлеге сан 2әү генә иде.