12 апрель 2017 яңалыклары
-
"Мөслим даһилары" уенының икенче ярымфиналы узачак
Бүген 12 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уенының икенче полуфиналы узачак. Акыл бәйгесендә Мәлләтамак, Рус. Шуган авыл, Яңа Усы җирлекләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге командалары ярышачак. Оештыручылар конкурсантларга күптөрле кызыклы сораулар, биремнәр әзерләгән. Кызык булачак. 18.00 сәгатьтә үзәктә җанатарларны көтеп калалар.
-
Спектакль карарга килегез
Район мәдәният йорты каршында оешкан халык театры мөслимлеләр игътибарына тагын бер спектакльне сәхнәгә куя. Алар Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясен сәхнәләштерәчәк. Тамаша 20 апрель көнне район мәдәният йортында булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
Лицейлылар макулатура җыя
Чисталык икеайлыгы игълан ителү белән Мөслим мәктәпләре, оешма-предприятиеләре арасында "#Экояз" конкурсы да старт алды. Мөслим лицее коллективы беренчеләрдән булып бәйгедә катнашуын белдерде. Укучылар көче белән җыелучы макулатура тирә-юнебезнең экологик торышын күпкә яхшыртачак, ди алар.
-
Хәерле сәгатьтә! Туганяклылар басуга керде
Кичә "Туган як" агрофирмасы игенчеләре районда беренчеләрдән булып, күпьеллык үлән басуларын ашлауга кереште. Ике "Амазон" агрегаты белән 70 гектардан артык мәйданга аммиак силитрасы кертелде. Башка хуҗалыклар да техника керерлек басуларга минераль ашлама кертүгә әзерләнә. Районга язгы кыр эшләре өчен 4800 тонна аммиак силитрасы, 1570 тонна катлаулы ашлама кайтты. Тәэсир итүче...