12 март 2015 яңалыклары
-
"Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" (11.03.2015)
-
21 гасыр кулибиннары көч сынашты
10 март көнне Мөслим гимназиясе базасында "21 гасыр кулибиннары" конкурсы үтте. Быел әлеге конкурс Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Анда 40 укучы иҗат эшләре белән катнашты.
-
Кара исемлеккә керергә теләмәсәң...
"Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен әҗәтләре булган гражданнар судка бирелде. Суд карары нигезендә, билгеләнгән түләүне башкармаган гражданнарның бурычларын җыю эше суд приставларына юнәлтелде.
-
МТВ 11.03.2015
-
Һәлакәт урынын ташласаң...
"Юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китүче шоферларга бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Моңа өстәп 15 тәүлеккә арест та билгеләнә", - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча ДАИ началнигы Айнур Хәйретдинов.
-
12 мартта РФ Юстиция министрлыгы җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
Ерак тарихка күз салсак, 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр ll Указы белән Россиядә җәзаларны үтәтүнең бердәм системасын оештыруга нигез салучы төрмә департаменты төзелгән. Бу еллар эчендә әлеге хезмәтнең исем-атамасы берничә төрлегә үзгәрде. Бүгенге көндә ул Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең Мөслим районы буенча җинаять...
-
Эшмәкәрләр, сезнең өчен!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән март ае дәвамында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясендә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкилләренең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән күчмә очрашулары планлаштырыла.
-
Сугыш ветераннары медицина тикшерүе уза
Район поликлиникасы табиблары, график нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, сәламәтлекләре турында кайгыртып тора.