Реклама
12 февраль 2016 яңалыклары
-
Олы Чакмакта яшәүче 90 яшьлек юбилярны тәбрикләделәр
Бүген Олы Чакмак авылында гомер итүче Зәкиева Шәкүрә Әхмәтвәли кызына 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы Рамил Муллин, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы килгән иде. Рамил Хамзович юбилярга РФ президентының котлау хатын һәм район Советы күчтәнәчләрен тапшырды.
-
Олимпиада призерлары
Гимназия укучылары олимпиадаларның республика турында зур җиңүләргә ирешкәннәр. Биология фәненнән 8 класс укучысы Айгөл Фәхертдинова (укытучысы Ләйсән Бариева), Ринат Сәфиуллин физик культура фәненнән (укытучысы Илнар Сәетгалиев), рус әдәбиятыннан Айгөл Фәхертдинова (укытучысы Чулпан Хәйруллина), региональ турда экологиядән Язилә Әһлиуллина, Раил Шәмсиев (укытучысы Ләйсән Бариева) призлы урыннарга лаек булганнар.
-
"Живая классика"- "Тере сөйләшү" Бөтенроссия бәйгесе үтә
План нигезендә 11 февральдән рус теле һәм әдәбияты фәненнән декада башланган. Декаданы башлап, 11 февраль көнне "Живая классика" - "Тере классика" яшь сөйләүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесенең мәктәп туры уздырылган. Бәйгедә мәктәп программасына кермәгән төрле авторларның проза әсәрләре яңгыраган. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары булганлыктан, 13 укучы призер исемен яулаган. Җиңүчеләр -...