11 июль 2016 яңалыклары
-
Дажгын Гасанов- район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды
Район Башлыгы Рамил Муллин ТР хәрби комиссиарытының Мөслим һәм Сарман районнарының бүлек начальнигы Дажгын Гасановка,юбилей уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.
-
Ашыгыч ярдәм бүлеге хәбәр итә
Ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда 572 чакыру булган. Шулардан 48 кеше үзләре ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Җирлегебездә ике юл-транспорт һаләкате булып, анда өч кеше зыян күргән. Бер райондашыбыз, имгәнеп, Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган, көнкүрештә имгәнү алган ике кеше район үзәк хастахзанәсенә дәваланырга салынган....
-
ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә - июнь аенда 453 беркетмә төзелгән
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, июнь аенда 453 райондашыбызга беркетмә төзелгән. Шуларның 99ы, юл билгеләрен санга сукмыйча, тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тартылган. 34 кеше машина йөртергә хокук бирүче документлары булмаган килеш руль артына утырган. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәселәрен һәм зур күләмдә штраф түлиселәрен белгән килеш, 10 райондашыбыз...
-
17 июль - Яшьләр көне
Мөслим районында Яшьләр көне үткәрү уңаеннан 17 июль көнне Мөслим урамнары буенча велойөреш оештырыла. Барлык катнашучыларны күңелле сюрпризлар көтә. Актив райондашларыбызны (+18 яшь) 17 июль көнне 18:30 сәгатьттә "Дуслар клаб" кафесы янындагы парковкада көтеп калабыз. Ә 19:00 сәгатьттән "Нурлыгаян" паркында бәйрәм концерты.
-
Бөтенроссия исәпкә алу кампаниясе җирлегебездә уңышлы дәвам итә
10 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 2554 шәхси хуҗалык һәм алардагы 667,5 гектар җир, 42 фермер хуҗалык һәм алардагы 6829 гектар җир исәпкә алынган. Район буенча 2596 объект һәм 7496,7 гектар җир исәпләнгән.
-
“Агромастер” җитештерү кампаниясе 14-16 июль көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә “Бөтенроссия басу көне”ндә катнаша
Кампания бирегә "Агратор комби диск - 4200" чәчү агрегаты алып баралар. Шулай ук кампаниягә яңа кисү станогы да кайтты, дип хәбәр итәләр "Агромастер" җитештерү кампаниясеннән.
-
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан балалар фикер алышты
8 июль көнне "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереның икенче смеансын ачу тантанасы үтте. Әлеге чара "Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Очкын" хәрәкәте активистлары белән берлектә оештырылган. Бу көнне "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан, тантанада катнашучы гаиләләргә ромашка букетлары бүләк ителгән. Бәйрәмдә катнашучыларга район мәгариф бүлеге мөдире Рафаэль Демидов, лагерь...
-
Бәйгедә – беренче
Республикакүләм уздырылган "Билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә бик күп балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Район үзәге "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Кашапова Мәгариф министрлыгыннан килгән комиссия каршында татар телле балаларга рус теленнән ачык дәресләр күрсәтте. Комиссия балаларның белемен тикшерде, бүлмәләрнең бизәлешен карады. Түбән Кама шәһәрендә узган соңгы турда Зилә Кашапова рус һәм...
-
Район башлыгы киңәшчесе билгеләнде
Бүген администрация залында узган иртәнге киңәшмәдә район Башлыгы Шәрифуллин Рафаэль Илгиз улын район башлыгы киңәшчесен вазыйфасын башкаручы итеп тәкъдим итте.
-
Гөрләп узды Питрау бәйрәме
9 июль көнне Яңа Усы авылында керәшен халкының милли бәйрәме Питрау узды. Бәйрәм чарасы сабантуй мәйданында узды. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Игошева ачып җибәреп килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, аннан соң район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов Усылыларны, килгән кунакларны милли бәйәрмнере белән тәбрикләде "Сабан туе да, башка бәйрәмнәр дә...
-
29 июнь – 2 июль көннәрендә Лаеш районында “Идел буе Халыкара кыр көннәре – 2016” узган күргәзмәдә “Агромастер” җитештерү компаниясе катнашты
Күргәзмәдә Россиянең 27 төбәгеннән 157 авыл хуҗалыгы өчен җитештерү һәм 7 чит ил компанияләре катнашты.