11 июль 2015 яңалыклары
-
Бикмәчтән Альберт Ремеев елына 200 себерке бәйли
Крәшеннәрнең милли бәйрәме - Питрау, гадәттә, себерке бәйләүчеләр өчен бик таныш дата. Чөнки нәкъ менә шушы вакытта себерке бәйләргә киңәш итәләр. Билгеле, урман хуҗалыгы җитәкчелеге себерке бәйләүгә төрле чикләнүләр керткән.
-
ЯРты ел эчендә районда 41 җинаять эше теркәлгән
10 июль көнне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегендә киңәшмә узды. Ул бүлекнең яртыеллык эшчәнлек нәтиҗәсенә багышланган иде. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Муллин, иҗтимагый Советы вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.
-
Хокук-координация Советы фикер алышты
10 нчы июль көнне администрация бинасында район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә хокук - координация советы үтте. Утырышта район прокуроры ярдәмчесе, суд приставлары, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов, район суды вәкилләре катнашты.
-
Комбайннар урып-җыюга әзер
10 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген тикшерү-бәяләү максатында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм энергоресурслар секторы әйдәүче белгече Илнур Сафин, игенчелек тармагы үсеше бүлегенең терлек азыгы әзерләү секторы мөдире Ринат Ногманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комиссия эшләде.
-
Мөслим кинотеатрында беренче кино күрсәтелде
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслимдә кинотеатр ачылды. Кичә 10 июль көнне биредә беренче кино күрсәтелде.
-
Район үзәгендә ясалачак скверга "Пушкин" исеме биреләчәк
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителде. Аның кысаларында безнең районда да парклар, скверлар булдырылачак. Авыл җирлекләрендә парклар ясау өчен инде шактый данә агач үсентеләре утыртылды инде. Ә менә район үзәгендә ясалачак скверлар буенча эш яңа гына башланды.