11 май 2016 яңалыклары
-
Мөслимнең күп кенә урамнарында ут булмый
12 май көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, сәгать 9дан 12гә кадәр, Вәрәшбаш авылының Кооперативная һәм Комсомольская урамнарында, 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Каенсаз авылында ут булмаячак. Шулай ук иртәгә иртәнге 3тән иртәнге 6га кадәр, район үзәгенең Пятилетка, Гагарин, Урожайная, 1нче май, Кашапов урамнарында, Октябрьская урамының- мәчеттән Пушкин урамына кадәрге...
-
Районыбызның даны республикакүләм таралган, бу көннәрдә музейга Казаннан кунаклар килде
6 май көнне Казаннан кунакка кайткан Илнур һәм Ләйлә Юнысовлар гаиләсе "Мөслим туган як музеенда" экскурсиядә булдылар. Музейның киң мәгълүматлы булуы, бизәлеше кунакларга бик ошады.
-
"Победа глазами детей" рәсем конкурсына йомгак 15 май көнне ясала
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Победа глазами детей" муниципаль конкурсына рәсемнәр һәм плакатлар кабул итү төгәлләнде. Конкурста катнашырга мәктәп яшендәге балалар чакырылган иде. Эшләр 3 яшь категориясе буенча кабул ителде: 1-4 класс, 5-8 класс, 9-11 класс. Конкурска интернеттан алынган һәм агрессия чагылдырылган эшләр кабул ителми. Нәтиҗәләр 15 майга кадәр билгеле...
-
"Урман иле” стационар-сәламәтләндерү лагеры беренче сменага путевкалар ала башлады
Лагерьның беренче "Яңарыш" сменасы "Җәй безнең белән башлана, җәйгә һәркем шатлана!" девизы астында 10 июньнән 30 июньгә кадәр булачак. Билгеләнгән положение нигезендә анда бюджет сферасында эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк. Ата-аналар взносы 2207,10 сум күләмендә билгеләнде. Смена дәвамында кызыклы урыннарга экскурсияләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк җитәкчеләре белән төрле юнәлешләрдә мастер-класслар...
-
"Ләйсән" балалар бакчасында булачак спортсменнар үсеп килә
Спорт мәктәбендә "Без- Мөслимлеләр!" проекты кысаларында үтә торган "Кечкенә спортсменнар балалар бакчасында" бәйгесенең сайлап алу туры дәвам итә. 10нчы май көнне "Ләйсән" балалар бакчасының эзерлек группасы катнашты.
-
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә кызыклы очрашу узды
Мәктәп укучылары өчен район хакимият тарафыннан һәм ТР туризм өлкәсендә эшләүче белгечләр белән берлектә ачык дәрес үтте. Дәрес вакытында егет-кызлар Татарстанда барган туризм хакында фикер алыштылар. Шулай ук районыбызда үсеш алган әлеге тенденция турында да сөйләштеләр.