11 май 2015 яңалыклары
-
Мөслимдә узган салют биш минуттан да артыграк булды (ВИДЕО)
Традиция буенча, 9 май көнне 22.00 сәгатьтә мөслимлеләр салют карарга җыела. Быел ул аеруча да матур булды, ди мөслмилеләр. Игътибарыгызга фейверкның тулы видеоязмасын тәкъдим итәбез.
-
Нью-Йорк җырчысы Алия Каменщикова Мөслимгә концерт белән киләчәк
5 июнь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында озак еллар районда хезмәт куйган Спартак Әхмәтовның оныгы Алия Каменщикованың концерты булачак.
-
Мөслим егетләре Мәскәү шәһәрендә узган парадта катнашты
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. 9 май көнне Мәскәү шәһәрендә узган бәйрәм тантанасы аеруча һәркемне таң калдырды. Мөслимлеләр дә әлеге тетрәндергеч чарага үзеннән өлеш кертте.
-
Бәйрәм программасы кабатлап күрсәтеләчәк
Зарыгып көтеп алынган бәйрәм - Бөек Җиңү көне дә узып китте. 9 май көнен ныклы әзерлек белән каршы алган мөслимлеләрнең һәркайсы, бертуктаусыз яңгыр яву сәбәпле, бәйрәм программасын карый алмады.