Ык елгасында боз өч көннән кузгалачак?
Язгы ташу алдыннан һәр җирдә әзерлек чаралары күрелә. Бүген шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр капка төпләрен кардан арындыра, ихаталарындагы карны тарата, су җыелып тормасын өчен торба башларын ача. Катлы йортларда яшәүчеләр генә әлеге күңелле мәшәкатьләрдән азат. Авылларда да халык кул кушырып утырмый. Язгы сулар бакчалардан базга үтеп кермәсен өчен, канаулар ясый.