Реклама
10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Исламов икмәк өләшә
"Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы Метрәй авыл җирлегендә 225 пай җирен үз эченә ала. Хуҗалыкның Иске Чакмак авылында - 65, Метрәйдә - 117, Ольгинода 43 пай җире бар. Быел "Исламов" хуҗалыгы һәр пай җире өчен 5 центнер күләмендә икмәк биргән. Җирлек халкы Илгиз Исламовка рәхмәтләрен җиткерә, дип хәбәр итәләр Метрәй авыл җирлегеннә.
-
Уттан калмый
Район гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән алынган мәгълуматлар буенча, сентябрь аенда җирлегебездә ике янгын очрагы теркәлгән. Мөслим авылында мунчада чыкса, икенче янгын Шуганка авылында фермада эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда килеп чыккан. Һәр очракта да белгечләр сак булу кирәклеген искәртә. "Сакланганны саклармын", дигән!