10 август 2016 яңалыклары
-
Алдынгылар премия ала
"Туган як" агрофирмасында урып-җыю эшләренең 60% тан артыграгы башкарылган. Җыеп алынган ашлык орлык һәм фураж өчен салынган, "Чаллы икмәге" җәмгыятенә 400 тоннадан артык ашлык озатылган. Агрофирманың сезонда 10 мең центнердан артык ашлык суктырган комбайнчылары Илнар Сөләйманов, Сиринь һәм Динар Хуҗиннар, Евгений Утяганов, Марат Нуриев, Айдар Шәйгардановка акчалата премияләр, район авыл...
-
Сабантуй дәвам итә
Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй бәйрәме узды. Абый-апалар авыл тормышын хәтерләткән композицияләр белән бизәлгән мәйданда үткән милли бәйрәмдә чүлмәк ватуда, әйбер кисүдә, капчык сугышында, йөгерүдә, җыр-биюдә көчләрен сынаганнар. "Иң матур бүлмә", "Иң актив вәкил" номинацияләрендә җиңүчеләргә картлар һәм инвалидлар йортының Рәхмәт хаты һәм бүләкләре дә тапшырылган. Фото...
-
Уртак тырышлык белән
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендәге Курай паркы төзелешендә район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә катнаша. Алар җир тигезләү эшләрендә, чәчәк-куаклар утыртуда, нарат күркәләре җыеп урнаштыруда хезмәт куялар. Моннан тыш мәдәният йорты үзешчәннәре агитбригада составында уракта катнашучы авыл эшчәннәре каршында концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар.