10 май 2017 яңалыклары
-
Һаман суык. Атна ахырында нормадан 5-6 градуска салкын булачак
Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде. "Башлангыч фаразлар буенча, бу атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр җылылык турында...
-
Кукмарадан Мәксүт Хәбибрахманов: Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми
Татар кешесенең 90% өлеше чәйдән тора,- дигән шаяру ишеткәнегез бармы? Бу безнең халыкның тәмле итеп чәй эчәргә яратуыннан килә. Элек-электән татар халкы чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән. Шуңа күрә дә кем-кем, ә инде татар чәйнең белгече санала, аны тәмен белеп, сөт белән, каты итеп ясап эчәргә ярата. Эх,...
-
Лаеш районында коточкыч автоһәлакәт (фото)
Лаеш районының Усад авылында 45 яшьлек ир, автомбиле белән идарәне югалтып, туктап торган автомобильгә килеп бәрелгән. Фаҗига сәбәпчесе руль артына исерек килеш утырган булган. Кибет янында туктап торган автомобильдә яшь егетләр утырган булуы мәгълүм. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, автоһәлакәтне китереп чыгаруда гаепләнүче ир зыян күргән. Кайбер хәбәрләргә караганда, туктап торган...
-
Майда кыздырылган суган пәрәмәче рецепты белән танышыгыз
Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт. Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры...
-
"Узган гасыр солдаты" фотоконкурсының икенче номерлы катнашучысы белән танышыгыз
Матбугат үзәгендә яңа бәйге: "Узган гасыр солдаты" фотоконкурсы бара. Беренче номерлы катнашучыбыз - Хәбибуллин Габделхәмит Абдулла улы иде. Икенче номерлы конкурсант фотосын безгә Алигә Нәфыйкова юллаган. "Минем бабам Исламов Хаким Шайхелислам улы 1925 нче елнын 4 июнендә туган. Ул бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Илебез тынычлыгы өчен сугышта катнашкан",...
-
Районда 50 процент мәйданда чәчү төгәлләнгән
Район хуҗалыкларында язгы чәчү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирлегебездә чәчү башкарыласы мәйданның 50 процентында эш төгәлләнгән. "Намус" агрофирмасы бүген чәчүне төгәлләде. Агрофирма көзге культураларга ашлама кертә башлады. "Исламов" фермер хуҗалыгында һәм "Туган як" агрофирмасында да шушы атнада эшне төгәлләргә планлаштыралар. "Органик Групп" җәмгыятенә караган...
-
Алкоголь белән агуланучылар кимегән, ә аракы сату арткан
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту вәзгыятендә 2017 елның беренче квартал йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Хөкүмәт йортында видеорежимда узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Рөстәм Миңнеханов гыйнвар-март айларында Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка...
-
Баланлы авылы юлында автомобиль әйләнеп капланган
Кичә Мөслим районында автомобиль әйләнеп капланган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Юл-транспорт һәлакәте Баланлы авылына кергән юлда булган. Тойота Камри автомобилендә хәрәкәт иткән 1970 елгы Михайловка кешесе һәм 1981 елгы Рус Шуган егете хастаханәгә озатылган. Машина зур зыян күргән. Хәл ачыклана, дип хәбәр...
-
Бабамнар - горурлыгым. Бөек Ватан сугышы ветераннары Р.Сәхбиев, Ә.Рәхимов турында
Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ике ел узды. Бу канкойгыч, рәхимсез сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, укытучылардан гына ишетеп белсәк тә, аның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүен аңлыйбыз. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле. Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем дә карт...
-
Мамадышта 15 гаилә яңа фатир ачкычлары алды
В Мамадыше 15 семей справили новоселье в День Победы. Ключи от нового жилья новоселам вручил глава Мамадышского района Анатолий Иванов. Квартиры получены по программе «Арендное жилье», сообщает ИА «Татар-информ». Торжественное заселение 4-х квартирных арендных жилых домов состоялось по улице Набережная поселка совхоза "Мамадышский". Новоселами стали работники бюджетных учреждений и частных...
-
Бүген Бәраәт кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн
Шәгъбән ае дәвам итә. Бу ай Ислам динендә изге айларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. аның турында: "Шәгъбан - минем аем, Рәҗәб - Аллаһ Тәгалә ае, Рамазан - минем өммәтемнең ае", - дигән. Динебез тарихындагы мөһим вакыйгалар белән дә үзенчәлекле ул: Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тоту тиешлеген хәбәр итә,...
-
Сугышта хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматны нинди сайтлардан табып була (исемлек)
Бөек Җиңүнең быел 72нче язын каршылыйбыз. Бу - уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 72 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар. Юк, инде алар исәнлегенә өметләнми...
-
Вәрәшбаш авылы халкы 9 май бәйрәмен зурлап билгеләп үтте
Кичә район үзәгендә Бөек Җиңү көненә багышланган күпсанлы чаралар оештырылды. Алдагы көнне митинглар авыл җирлекоәрендә узган иде. Вәрәшбаш авылында да 9 майны зурлап билгеләп үттеләр. Мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы үлемсез полк акциясенә чыкты, яу кырында ятып калганнао истәлегенә чәчәк салды, арабызда яшәүче ветераннарга котлауларын җиткерде.
-
Шәргыя апа Баяновага - 90 яшь
Мөслимдә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр шактый. 8 май көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә гомер итүче тыл ветераны Шәргыя апа Баянова да 90 яшен тутырды. Ветеранга озын гомер, сәламәтлек телибез.
-
Бүген Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллинның туган көне
Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин 10 майда туган көнен билгеләп үтә. Хөрмәтле Рамил Хәмзович! Соңгы елларда Мөслим матур үзгәрешләр кичерә, төзекләнә, үсешкә йөз тота. Җирлегебезне төзекләндерү, республикада таныту юнәлешендәге кыю фикерләрегезне тормышка ашыруда дәрт-дәрман, рух ныклыгы һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Якты хыялларыгыз тормышка ашсын, өметләрегез аклансын. Сезне...