9 август 2016 яңалыклары
-
Үзгәреш җиле
В ноябре 2016 года на сцене Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля впервые состоится фестиваль татарской песни «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен»). Об этом сообщила пресс-служба театра. Идея поднять татарскую эстраду на новый уровень принадлежит Президенту РТ Рустаму Минниханову. Она была озвучена в конце марта 2015 года,...
-
Республикакүләм узган конкурста Мөслимлеләр беренче
Район эчке эшләр бүлегендә тантаналы чара үтте. Чарада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан "Иң яхшы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче полициянең уполномоченный участок инспекторы" республика күләмендә 1 урынны яулаган җиңүче - полициянең участок инспекторы Айдар Фәхразиевка күчмә вымпел һәм сертификат тапшырылды. 2016 нчы елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча бирелгән...
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә 41 мәктәпкә тәүге тапкыр укырга баручы бала, аларның әти – әниләре һәм иганәчеләр катнашты
Мөслим районы "Мизгел" яшьләр үзәгендә зур чара - Республикакүләм үткәрелә торган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит акциясе узды. Әлеге акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә һәм иганәчелек хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәүге сыйныфка укырга керергә әзерләнүче баларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Мәктәпкә барырга әзерләнүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов...
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе узды
5 нче августа әһәмиятле чара - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе узды, анда 41 беренче сыйныф укучысы катнашты. Әлеге акция иганәчеләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күп кенә битараф булмаган иганәчеләр балаларга матди ярдәм күрсәтте, балалар уку әсбаплары белән портфельләр алдылар. Ата-аналар һәм балалар үз иганәчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. 12...
-
"Курай" паркы сафка басып килә
Узган ел Татарстанда игълан ителгән "Парк һәм скверлар елы" Мөслимебездә быел да дәвам итә. "Яңарыш" микрорайонында күләмле "Курай" паркы төзелеп килә. Паркның нәкъ балалар сәнгать мәктәбе территориясендә урнашуы очраклы түгел. Җыр-моң символы булган курай исемен бирү дә бик отышлы вариант. Балалар сәнгать мәктәбе артындагы 35мең квадрат метр җирдә "ЛЭНД-сервис" ландшафт...
-
15 август – Россия пенсия фондына июль ае өчен иминият взнослары түләүнең соңгы көне дип хәбәр итәләр, Мөслим район пенсия фонды бүлегеннән
Эш бирүчеләр, 2016 елның июль ае өчен пенсия һәм медицина иминиятләре өчен, иминият взносларын 15 августка кадәр күчерергә тиешләр. Иминият взнослары күчерелеп тә, 15 августка кадәр башкарылмаган очракта, ими ният взносы недоимка булып саналачак. Россия пенсия фонды эш бирүчеләрне, иминият взносларын үз вакытында түләү өчен 15 августка кадәр калдырмаска киңәш...
-
“Автоледи – 2016” конкурсында 1 урынны Ләйлә Кадырова яулады
5 август көнне автомобиль йөртүче хатын - кызлар арасында "Автоледи - 2016" үткәрелде. Әлеге чара район Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе тарафыннан оештырылды. Ярышларда катнашырга 6 хатын - кыз теләк белдерде һәм катнашты. Ярышларда катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, маневрлы йөрү, тәгәрмәч алыштыру кебек ярыш төрләрендә көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча...
-
“Авыл утлары” газетасында сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен сәяси партияләр һәм теркәлгән кандидатлар арасында басма мәйданны бүлү буенча җирәбә үткәрү
VII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны үткәргәндә "Авыл утлары" газетасында сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен сәяси партияләр һәм теркәлгән кандидатлар арасында басма мәйданны бүлү буенча җирәбә үткәрү Мөслим районы, Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт адресы буенча Матбугат үзәгендә 15 август көнне 10.00 сәгатьтә булачак.
-
Язгы чакырылыш уңышлы тәмамланды
2016 елның хәрби хезмәткә язгы чакырылышы уңышлы төгәлләнде. Барлык чакырылучыларның 74,50% ы хәрби хезмәткә яраклы дип табылган. Бу чакырылышта Татарстаннан Президент полкына - 210, Преображенский полкына - 19 егет җибәрелгән. Республика Россия төбәкләре арасында "Иң яхшы хәрби учет алып баручы" конкурсында беренче урынны алган. Агымдагы елның июлендә үсеп килүче буынга...
-
Мөслим маеның даны күтәрелә
"Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән компаниясенең Мөслим филиалы һәр көнне 2 тоннадан артык ак май җитештерә. Әзер продукция республикага гына түгел, Россиянең эре шәһәрләренә дә озатыла. Коллекив һәр көнне 3-4 тонна сыворотка да эшләп чыгара. Аны хәтта Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләренә дә алып китәләр. Филиалга һәр көнне шәхси хуҗалыклардан 30-40 тонна сөт...
-
Уңыш әйбәт чыга
"Әюпов" фермер хуҗалыгы Тойгелде һәм Чия Түбә авылларында 3 мең гектарда көзге һәм язгы бодай, арпа үстерә. 500 гектарда үстерелгән көзге бодай инде җыеп алынган, гектар биреме 30 ц тәшкил иткән. Арпа һәр гектардан 35-40 ц уңыш бирә. Басуда комбайнчылар Фәндәс Мәүлетов, Марат Солтанов, Фәнис Галиев, Рөстәм Биктаһиров һәм Владислав...