9 май 2015 яңалыклары
-
70төп агач - еллар истәлеге
Көннең икенче яртысында бәйрәм тантанасы Бакча урамында дәвам итте .Район җитәкчелеге ветераннар белән берлектә урамда 70 төп алма агачы утыртты.Тулырак бу хакта алдагы материалларда күрерсез.
-
Демонстрация - бәйрәм күрке
9 май бәйрәме һәр баланың күңелендә демонстрация-парадлар белән истә каладыр, мөгаен. Соңгы берничә елда Мөслимдә демонстрация оештырылмаган иде. Быел традицияләр янәдән әйләнеп кайтты. Мөслимлеләр бердәм булып район үзәге урамнарыннан атлады.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын Мөслим зурлап билгеләп үтте
Бәйрәм яшь армиячеләр парады, оешма-предприятие коллективлары демонстрациясе белән башланды. Алар, Тукай, Пушкин урамнары аша үтеп, "Яшьлек" спорт комплексына килде.
-
Мөслимебездә узучы Бөек Җиңү көне күңелле мизгелләргә бай
Алдан хәбәр ителгәнчә, район үзәгенең Яшьләр урамында "Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарына фатир бирү" дәүләт программасы кысаларында күпфатирлы йорт салынды. 9 май көнне әлеге фатир ачкычлары тантаналы төстә хуҗаларына тапшырылачак.
-
9 май алдыннан мөслимебез күзгә күренеп матурланды
Бөек Җиңүнең 70-еллыгын илебез зур әзерлек белән каршы ала. Мөслимебездә дә бу бөек дата уңаеннан күләмле генә эшләр башкарылды. Бар эш ветераннарыбызны хөрмәтләү максаты белән планлаштырылган иде.
-
Мөслим муниципаль район башлыгының бәйрәм тәбрикләве
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле мөслимлеләр! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм.