8 июль 2016 яңалыклары
-
МТВ 6.07.2016
-
Районыбызда юллар торышын яхшыртуга зур игътибар бирелә (ВИДЕОСЮЖЕТ)
Бүген Үрәзмәт - Иске Сәет юлында 11 км озынлыкта юл төзелеше бара. Киләсе атнадан Иске Карамалы - Мөслим юлында да төзелеш-ремонт эшләре башланып китәчәк. 7 июль көнне Түбән Табын - Тугаш юлы эксплуатациягә тапшырылды. 4,5 км озынлыгындагы юл 3 ел дәвамында ремонтланды.
-
Авылларда газ булмый
11 июль көнне 8:00 сәгатьтән Олы Чакмак, Рус.Шуган, Шуганка, Баланлы һәм Чия Түбә авылларында реконструкция эшләре бару сәбәпле газ бирү тукталып торачак дип хәбәр итәләр Мөслим газ участогыннан.
-
"Питрау" бәйрәмендә Яр Чаллының музыкаль группасы һәм Ижевск шәһәреннән ди-джей Стифмэн булачак
9 июль көнне Яңа Усы авылының Сабантуй мәйданында керәшен халкының традицион бәйрәме - "Питрау" узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәм программасында керәшен халкына гына хас булган уенннар - себерке бәйләү, "Бабка ешка" уены, такыя үрү. Шулай ук авыш баганага менү, кызыклы эстафета, кул көрәше. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең музыкаль группасы...
-
Яңа акчаларда Казан күренеше өчен тавыш бирү дәвам итә
Бу акчаларны 2017 елда чыгара башларга ниятлиләр. Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюраларда нәрсә төшереләчәге билгеле түгел. Моны Россия халкы хәл итәчәк. Шунысы мөһим: яңа акчаларда Казан күренешләре дә урын алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле...
-
Күпкатлы йортлар яңа йөз алып киләләр
Кооператив урамында урнашкан күпкатлы йортларда бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Монда йортның фасад өлешен метоллосайдинг белән тышлыйлар, бу эшләрне район капиталь төзелеш идарәсе башкара.
-
"Сәламәт сессия" проекты кысаларында очрашу узды
"Мизгел" яшьләр үзәге , "Очкын" хәрәкәте активистлары һәм район яшьләр белән эшләү һәм спотр бүлеге белгечләре "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар белән "Сәламәтлек сессия" проекты кысаларында очрашу уздырдылар. Очрашуның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау. Балалар белән әлеге темага түгәрәк өстәл форматында сөйләшү үткәргәннәр, очрашу...