8 июль 2015 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Президентлыкка кандидат булды
Татарстан Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә үз кандидатурасын теркәү өчен бүген республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.
-
Мөслим лицее укучылары: "Ял иткәч, җыештыра да белергә кирәк"
Җәйге ялда булуларына карамастан, мәктәп укучылары шушы көннәрдә Ык буенда өмә оештырды.
-
Мөслим яшьләре ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков белән бергә хоккей уйнады
Ялларны, буш вакытны күңелле итеп кенә түгел, файдалы итеп оештыру да мөһим. Бүгенге яшәешебездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар дисәң дә, ялгыш булмас.
-
Мөслимдә "Нептун" көне узачак
17 июль көнне 13.00 сәгатьтә "Яшьлек" сорткомплексыеда Нептун көне үткәреләчәк. Бәйрәмне "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре үткәрә. Бу көнне мөслимлеләрне кызыклы уеннар, бәйгеләр, командалар ярышы көтә. Чарада теләгән һәркем катнаша ала.
-
11 июльдә Яңа Усы авылында Питрау узачак
11 июль көнне 16.00 сәгатьтә Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме үткәреләчәк. Питрау көне - православие динендәге һәм башка күп кенә халыкларның гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм булып санала.
-
Юбилярларны хөрмәтләп
Район советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов 7 июль көнне районыбызның юбиляр-ветераннарын туган көннәре белән котлап кайтты.
-
Гаилә көне уңаеннан мөслимлеләргә ромашка букетлары тапшырылачак
8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.
-
Мөслимне тасвирлаган иске фотоларны район мәдәният йортының "ВКонтакте" челтәрендәге төркеменә дә юлларга була
Туган якны өйрәнү музеенда Мөслимнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган фотогалерея ясалачак. Музей хезмәткәрләре райондашларыбызны бу эштә ярдәм итәргә чакыра.
-
"Дуслар-клаб" кафесы баскетбол турнирында җиңгән командага акчалата бүләк бирде
"Президент белән бергә" акциясе кысаларында 7 июльдә лицейның спорт мәйданчыгында баскетбол турниры узды. Ярышта Мөслим студентлары һәм эшче яшьләр командасы үзара көч сынашты.
-
Халыкара яшьләр форумында Мөслимнең 20 яшь укучысы катнашачак
9 июльдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ярдәме белән "Халыкара яшьләр форумы 2015" оештырыла. Форум Биләр дәүләт тарихи-археологик музей тыюлыгында узачак. Чара балалар һәм яшьләрнең талантларын ачу, үстерү белән шөгыльләнүче татар яшьләр оешмасы тарафыннан үткәрелә.