8 май 2017 яңалыклары
-
Баланлы авыл җирлегендә Җиңү көне уңаеннан чәй табыннары әзерләнгән
Бүген Шуганка һәм Баланлы авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар үтте. Анда ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиле Рушат Солтанов, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Мөслимдәге рәисе Эльвира Гәрәева чарабызның кунаклары булдылар. Баланлы мәктәбе укучылары, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясенә кушылып,...
-
Казанда "М-14" районының беренче санлы йорты кулланылышка тапшырылды
ВКазани прошло торжественное заселение жильцов дома №1 в жилом микрорайоне «М-14». Квартиры в 255-квартирном доме реализовывались в том числе и программе социальной ипотеке. Инвестором дома выступил НО «Государственный жилищный фонд при Президенте РТ», генеральным подрядчиком - ООО «Ак таш». Сегодня жильцы получали необходимые документы и ключи от квартир, после чего...
-
9 май көнне Казанда узачак бәйрәм чаралары программасы
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасы билгеле булды. 9 Май, иртәнге 8.00 сәгатьтә, сугышчылар җирләнгән Арча һәм Архангельск зиратларында тантаналы төстә чәчәкләр һәм венок салу булачак. 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм Аналарга һәм Толларга монуметына чәчәкләр һәм гирляндалар салыначак. Төп бәйрәм чаралары Меңъеллык...
-
Бөек Җиңү көнендә Мөслимдә нинди һава торышы булачак?
Содгы вакытта һава торышы кискен үзгәрүчән. Әле кичә генә кояшлы көн иде, бүген янәдән суытты. Иртәгә, 9 май көнне нинди һава торышы көтәргә соң?
-
Мөслим районының үлемсез полкы: Гыйлфанов Низам Гыйлфан улы
Гыйлфанов Низам Гыйлфан улы 1903 нче елның 5 июлендә Сал. Мухан авылында туа. Фашистларга каршы көрәштә Сталинградтан алып, Чехословакиягә кадәр юл үтә. 1945 елның августында демобилизацияләнә. Сугышчан батырлыклары өчен өлкән сержант Н. Гыйлфанов "Батырлык өчен", "Сталинградны саклаган өчен", "Будапештны алган өчен", "Сугышчан батырлыклары өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә....
-
Умырзаяларны өзәргә ярамый, алар Кызыл китапка кертелгән
Яз җитеп, карлар эрегәч, бөтен чәчәкләрдән дә иртәрәк булып, урман аланлыкларында умырзаялар чәчәк ата. Галимнәр аңлатканча, шулай алар агачлар яфрак ярганчы, кояш нурларында көч җыеп, урман күләгәсенә чумганчы чәчәк атып калырга тырыша.
-
Мөслим районының үлемсез полкы: Исмәгыйлев Габдрахман Исмәгыйль улы
Исмәгыйлев Габдрахман Исмәгыйль улы 1906 нчы елның 27 мартында Олы Чакмак авылында туа. Беренче колхоз рәисе, 1938-1941 елларда КПСС район комитеты секретаре була. 1941 елныйң гыйнварында аны Ленинградка Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Сугыш башланн белән армия сафларына алалар. Фронтта ике тапкыр яралана, Берлинны азат итүдә катнаша. Майор дәрәҗәсендә 1946...
-
Түбән Табын авыл җирлегендә Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Түбән Табын авыл җирлеге 7 авылны берләштерә, җирлек территориясендә Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салынган 3 обелиск исәпләнә. Түбән Табын авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 874 кеше киткән, аларның 353е сугыш кырларында ятып калганнар. Туган якларына 521 кеше әйләнеп кайткан. Бүген җирлектә 1 сугыш һәм өч дистәгә якын тыл ветераны...
-
Мөслим районының үлемсез полкы: Жданов Федор Иванович
Жданов Федор Иванович 1918 елда Рус Шуган авылында туа. 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышының башыннан алып, җиңү көненә кадәр Карелия, 3 нче Украина, 1 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтларында 544 нче укчы полкның элемтәчеләр ротасында отделение командиры буларак ил азатлыгы өчен көрәшә. Өлкән сержант сугышчан...
-
МТВ 5.05.2017
-
Җиңү бәйрәме көнне Мөслимдә ярминкә оештырыла
"Дуслар-клаб" артындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, вак фермерлар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.
-
Иртәгә Мөслим урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк (УРАМНАР ИСЕМЛЕГЕ)
9 май - Җиңү көнендә район үзәгендәге кайбер урамнарда машина хәрәкәте чикләнәчәк, дип хәбәр итәләр районның ДАИ бүлегеннән. 7.00 - ны12.00 сәгатьләрдә Пушкин, Октябрь урамнарында тулысынча, Колхоз урамының Тукай урамыннан Бакча урамына кадәр өлешендә, Бакча урамының Колхоз һәм Октябрь урамнары аралыгында, Банк урамының Колхоз урамыннан Октябрь урамына кадәр өлешендә юлларда...
-
Игътибар, ут булмый!
10 нчы май көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькә кадәр Күбәк авылының Гвардейская урамындагы 38 нче йорттан 70 нче йортка кадәр; шул ук көнне 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Бәкәбез авылының Вахитов урамында тулысынча ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
-
Мөслимлеләр ТР Президентының бәйрәм котлавын кабул итә
Бүген Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана уза. Анда Мөслим районы делегациясе дә катнаша. Район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә Мөслим авылыннан тыл ветераны Сафия Сафарова, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Нина Бустерякова, Метрәй авылыннан тыл ветераны Мирзанур Галимов, локаль сугышы ветераннарының район бүлеге җитәкече Данил Госманов...
-
Яңа бәйге: "Узган гасыр солдаты"
9 май - Җиңү көне уңаеннан Мөслим матбугат үзәге яңа фотоконкурс игълан итә: "Узган гасыр солдаты". Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге бәйгегә сез узган гасырларда хезмәт иткән, армиядә булган якыннарыгызның фотоларын юллый аласыз. Күрик әле үзләрен!