7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
“Янгын вакытында балаларның һәм оешма хезмәткәрләренең хәрәкәтен эшләү, шулай ук коткару хезмәтләренең хәрәкәтен һәм үзара элемтәсен булдыру” буенча өйрәнүләр үтте
Кичә, район үзәгендә урнашкан Габдулла Тукай, лицей һәм гимназиядә "Янгын вакытында балаларның һәм оешма хезмәткәрләренең хәрәкәтен эшләү, шулай ук коткару хезмәтләренең хәрәкәтен һәм үзара элемтәсен булдыру" буенча өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләрнең төп максаты - янгын чыкканда балаларга һәм мәктәп коллективларына үз - үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлату. Мөслим һәм Сарман районнары...
-
Гамлет сынатмады
Яр Чаллы шәһәрендә Республика көненә багышланган ат ярышлары узды. Анда Тойгелдедән Фадаел Вәлиевның Гамлет кушаматлы аты, ярымфиналда һәм финалда беренчелекне алып, бәйгенең абсолют чемпионы исеменә лаек булды.
-
Игелек атнасына син дә кушыл
Республикада "Игелек атнасы" ("Неделя добра") акциясе башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яклауга багышланган төрле чаралар үтәчәк. Бик күп билгеле якташларыбыз акциягә кушылды инде. Instagramдагы һәм "ВКонтакте"дагы үз битләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясе турында хәбәр урнаштырып, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин "Игелек атнасы"...