7 май 2017 яңалыклары
-
Мөслим сәнгать мәктәбе турында китап дөнья күрде
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе узган атнада 50 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан райондашыбыз Моҗәһит Әхмәтҗанов "Сәнгатьтә сыналабыз" исемле китап чыгарды. Китапта сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге, ирешкән уңышлары, укытучылар һәм сәнгатькә юлны шушы мәктәптә башлаган укучылар турында мәгълүмат тупланган.
-
Газетага языл һәм ташламага ия бул!
Вакытлы матбугатка язылу башланды. 2017 елнын икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләк уйнатырга вәгъдә иткән идек. Әбүнәчеләребезнең квитанцияләрен тиз арада Матбугат үзәгенә китерүләрен сорыйбыз. Газетабызга май аенда язылучылар шәхси эшмәкәр Рөстәм Гайфиевның "Универсал" кибетендә 5 процент ташламага ия булачак. Берьюлы ике куян ату мөмкинлеген кулдан...
-
ТР Хәрби комиссары мөслимлеләргә котлавын җиткерде
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы хәрби комиссары, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының шәхси составы һәм үз исемемнән сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм илебез тарихына батырлык символы булып керде. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә без киләчәк буын өчен тормышларын биргән Ватан сакчыларының якты рухы...
-
Бәйрәм мөслимлеләргә салют бүләк итәчәк
9 май - Жину коне чараларга бай: кызылармиячелэр парады, "Улемсез полк", оешма-предприятие коллективлары демонстрациясе, район узешчэннэре эзерлэгэн музыкаль-хореографик композиция х.б. Кичен исэ зэнгэр кукне салют бизэячэк. Салют 21.00 сэгатьтэ "Кояшлы Ык" ял зонасында амфитеатр янында аттырыла. Салютны курергэ телэучелэрне Ык буенда котэбез. "Кояшлы Ык" территориясенэ техника кертелми. Жылы киенергэ, жайлы...
-
Кишер-суганны кайчан утыртырга, рассаданы күчерер вакыт җиттеме? (БАКЧАЧЫ КИҢӘШЛӘРЕ)
Май - бакчачылар өчен көнне-төнгә ялгый торган чор. Бәрәңгесен дә утыртасы, кишер-суганын да төртәсе бар. Артыңнан ук чүп үләне баш калкыта, яшелчәләрне туендыру вакыты килеп җитә. Бүген кишер чәчү, суган утырту үзенчәлекләре хакында сөйләшербез. Көннәрнең кинәт салкынайтуы сәбәпле, рассадалар язмышын хәл итәрбез. Җимеш агачлары утырту турында да булыр сүз. Әңгәмәдәшебез...
-
Бөек Җиңү көнендә Мөслимдә булачак чаралар (ПРОГРАММА)
Бөек Җинү көненә багышланган төп бәйрәм чарасы быел Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда үтәчәк.
-
Мөслим районының үлемсез полкы: Апукаев Әскәр Габдулла улы
Апукаев Әскәр Габдулла улы (фотода сулда) 1918 елда Мөслим авылында дөньяга килә. 1940 елның гыйнварында армия сафларына чакырыла, Омск шәһәрендә командирлар әзерләү курсларында укый.
-
Фронтта бу көнне: Бөек Ватан сугышы ничек тәмамланды?
Илебез Бөек Җиңү көнен каршыларга әзер. Бу көннәрдә сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган ветераннарыбызны хөрмәтлибез. Фронтта булган бәрелеш-сугышлар тарих битләренә мәңгелек уелып калган. Бөек Ватан сугышы солдатлары төрле елларның бу көннәрендә нинди бәрелешләрдә катнашкан? Матбугат үзәге корреспондентлары тарихи мәгълүматларны барлады.
-
Әлмәттә яшәүче ветераныбыз Хаят Хәертдиова район җитәкчелеге котлауларын кабул итте
Бөек Ватан сугышы ветераннары бу көннәрдә Татарстан Президенты, район Башлыгы исеменнән котлаулар кабул итәләр. Бүген шундый котлауларны, күчтәнәч - бүләкләрне, сәламәтлеге аркасында Әлмәт шәһәрендә яшәүче оныгы Рафис тәрбиясенә күчкән , 96 яшьтәге Хаят апа Хаертдинова кабул итте. Шулай ук ветеранга " Агромастер " җәмгыяте генераль директоры. Исламов З.И.ның да бәйрәм...
-
7 май - Россиядә радио көне
Мөслим матбугат үзәге коллективы бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, дисәк тә була. Бүген Россиядә радио көнен билгеләп үтәләр. Матбугат үзәгенең һәр хезмәткәре Мөслим радиосын 100 FM ешлыгында трансляцияләү өчен көчен куя.
-
Баланлыда авыл урамнарын тигезлиләр
Авыл җирлекләрендәге юлларга инде күптәннән чикләүләр кертелде. Язгы саз вакытында авыл урамнарын төзек хәлдә саклап калу максаты белән шактый җирлекләргә шлагбаумнар да куелган иде. Бүген гравий юл өслеге булган урамнарны грейдер белән тигезләү эше бара. Баланлы авылында инде шактый урамнар тигезләнгән.
-
Талантлар планетасында Нияз - икенче
Мөслим гимназиясенең 4 б сыйныфы укучысы Нияз Нургалиев Халыкара "Талантлар планетасы" фестивалендә катнашып, җиңү яулады. Ул икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Класс җитәкчесе - Ирина Латыйпова, сәнгать җитәкчесе - Гөлнур Фәхертдинова.
-
Мөслим укучылары республика кулибиннары бәйгесе бүләкләрен алды
Республика "XXI гасыр кулибиннары" конкурсында жинучелэрне котладылар. Районыбыздан Тат.Булэр мэктэбенен 5 класс укучысы Газинур Шэйгэрданов (житэкчесе Гузэлия Шэйгэрданова) карусель-тренажер белэн 1 урынны яулады. 2 урында "Бобер" мотоциклы белэн Михайловка мэктэбенен 11 класс укучысы Ростэм Закиров (житэкчесе Марат Габидуллин). Котлыйбыз!
-
Боз яуды да, кояш чыга... (7-9 май көннәренә һава торышы)
Синоптиклар фаразын көн дә күзәтеп барабыз. Кинәт үзгәрүчән хәзерге һава торышы. Бүген, 7 май көнне, урыны белән яңгыр явачагы әйтелсә дә, боз турында бөтенләй бер хәбәр дә юк иде. Бүгенге иртә кайбер мөслимлеләрне бозлы яңгыр белән каршы алды да. Гаҗәеп табигать бүләге - артыннан ук кояш чыкты. 7 май +5,...