7 май 2015 яңалыклары
-
Дәүләт ярдәме белән мәдәният йортлары ремонтлана
Авыл мәдәният учакларына капиталь ремонт программасы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында март аенда ук колачлы ремонт эшләре башланып китте. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 4 млн сумнан артык финанс бүлеп бирелде.
-
"Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылап" (06.05.2015)
-
МТВ 06.05.2015
-
Спонсорлар ярдәме белән
Тамырлары белән Иске Карамалыдан булган Зәкиҗан Исламов һәм аның игелекле уллары Илгиз белән Илдус Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә күтәрелгән обелискны яңарту өчен зур күләмдә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.
-
Пенсиягә чыгучы затлар белән эш пенсиягә хокук барлыкка килгәнче 12 ай алдан башлана
Пенсия бүлегендә гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгучы затлар белән эш пенсиягә хокук барлыкка килгәнче 12 ай алдан башлана (картлык буенча иминият пенсиясенә алдан китүчеләр өчен - 24 ай алдан).
-
"Сугыш чоры балалары" китабы
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Вәрәбаш мәктәбендә бик күп чаралар узды. 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы Тәзкирә апа "Сугыш чоры балалары" исемле китап язды.
-
Бүген радио дип янып йөрүчеләрнең, ягъни безнең һөнәри бәйрәм!
Билгеле булганча, 1895 елның 7 май көнендә танылган Россия физигы Александр Попов беренче радиоэлемтә сеансын гамәлгә ашыра. Шул көннән алып, 7 май - радионың туган көне буларак билгеләп үтелә. Димәк, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы Мөслим матбугат үзәге составында эшләүче Мөслим радиосы хезмәткәрләре дә бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Апрель аенда 19 бала туган
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә апрель аенда 19 бала туган. Шуларның 12се - малай, 7се - кыз бала. 30 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан 35 пар язылышкан, 15 гаилә таркалган.