7 февраль 2019 яңалыклары
-
Вакытыннан алда язылыгыз!
Бу чорда “Авыл утлары” газетасына 750 сумга язылырга була.
-
02 көндәлеге: 3 җинаять эше кузгатылды
Аларның берсе РФ ҖКның 158 маддәсе 2 бүлеге буенча: Сал.Мухан авылында шәхси хуҗалык мунчасыннан кабель һәм инструментлар урлап чыкканнар. Хуҗага 6 мең сум күләмендә зыян килгән. Каракларның кем булуы ачыкланган. Тикшерү эше бара.
-
ГХАТ бүлеге хәбәр итә
Елның беренче аенда җирлегебездә 9 сабый туды.
-
Тәмлетамак. Балык фрикаделькасы
Мөслимдә яшәүче Эльвира Гәрәева дүрт кешелек гаилә өчен фрикаделькалы бәрәңге рецепты тәкъдим итә.
-
Күренеп тор!(+ФОТОЛАР)
Яктылык кайтаргыч элементларны халык арасында популярлаштыру буенча күп төрле чаралар уздырыла, юл иминлеге буенча уздырылган һәр чарада аларнын әһәмияте турында әйтелә. Кыш көне киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану аеруча актуаль. Шул уңайдан 7 февраль көнне Мөслимдә киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча «Күренеп тор!» («Стань заметнее!») акциясе үткүрелде.
-
8 февраль көненә һава торышы
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
-
Бүген-Татарстан Дәүләт гербы көне
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
-
Мошенниклар тозагына эләкмәгез
Республикада төрле смс-хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык гамәлләре кылу очраклары артты.
-
Башланды!
Районда ХХIХ кышкы спартакиада уеннары старт алды. Мөслимнең универсаль спорт залында оешма-предприятиеләрнең спорт командалары 2-3 февраль көннәрендә волейбол, бадминтон ярышларында көч сынашты.
-
Урманга билет белән керәсе
– Рөхсәтсез урман кискән өчен нинди җаваплылык каралган?
-
Эш графигы үзгәрде
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе беренче кварталда шимбә көннәрне эш графигы үзгәрүе турында хәбәр итә.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.