6 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Тагын бер йорт кулланылышка тапшырылды
2015 нче елның апрель аенда районның Пушкин урамы, 96нчы йорт адресы буенча республика программасы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен 15 фатирлы йорт төзелә башлаган иде. Бүгенге көндә төзелеш эшләре төгәлләнеп бетте. Йортны тантаналы төстә тапшыру бүген - 6 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә булды.
-
Районның рәсми сайтында үзара салым буенча анкета үтәргә була
2015 елның 3 нче ноябреннән 13 нче ноябрьгә кадәр район рәсми сайтының русча вариантында "Халык соравы һәм кабул итү" («Обращения граждан» ) бүлегенең "Үзара салым буенча анкета"("Анкетирование по самообложению ") дигән бүлекчәсендә анкета үтәргә була.
-
Үзарасалымга – дүртләтә өстәп дәүләт ярдәме
Яңа Усы авыл җирлегендә бүгенге көндә 325 кеше гомер кичерә. 2015 елда алардан 93750 сум күләмендә үзарасалым акчасы җыелган. Моңа өстәмә дәүләт ярдәме кайтып, җирлектә булган мәсьәләләрне хәл итү өчен 469000 сум күләмендә акча билгеләнгән.
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ