6 апрель 2016 яңалыклары
-
Вакытлыча өзлекләр
Мөслим авылындагы үзәк телефон станциясендә иске җиһазларны яңага алыштыру башланды. Шул сәбәпле 4 апрельдән 30 апрельгә кадәр Мөслим авылы абонентлары өчен телефон элемтәсе хезмәте күрсәтүдә кыска вакытлы өзеклекләр булачак. 5 апрель көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр 01, 02, 03, 04 махсус хезмәтләре номерына чыгу вакытлыча тукталып тора. Ашыгыч кирәк...
-
Гөлшат Солтанова лауреат исеменә лаек булды
Гимназия китапханәчесе Гөлшат Солтанова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика коференциясенең "Утырып уйлар уйладым" мәктәп китапханәчеләре номинациясендә лауреат исемен яулады.
-
23 апрельдән язгы ау сезоны старт ала. Ул 2 майга кадәр дәвам итәчәк
Бөтен кешегә дә мөмкинлек бирүче ау хуҗалыгына путевкалар Мөслим авылы, Рәшитов урамы, 40 йорт адресы буенча сишәмбе һәм җомга көннәрендә бирелә. Татарстан хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсе хәбәр итүенчә, ау рөхсәт ителгән 10 көндә суда һәм урман киек кошларны гына атарга ярый. Язгы ау чоры объектларына тәлләтәвеч...
-
Игътибар, һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Республикада көчле томан төшәчәк, яңгыр явуы көтелә. Шул уңайдан Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак арага чыгудан тыелып торырга киңәш итә, юлга чыгарга туры килгән очракта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Куркынычсыз тизлек режимын арттырмау, каршы як хәрәкәт...