5 март 2017 яңалыклары
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Вәсилә Фазлыева
Фотоконкурста катнашучылар сана артканнан арта бара. Чираттагы катнашучыбыз - Вәсилә Фазлыева. Мөслимдә яшәүче әлеге гүзәл затның фотосын безгә кызы Ландыш Хөрмәтуллина юллаган.
-
Мөслимдә бурычлылар белән көрәш ни хәлдә?
Кибеткә кереп, бушка товар алып чыга алмаган кебек даими файдаланган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә проблема булырга тиеш түгел. Бу - аксиома. Ләкин әлеге хезмәтләрдән бушка файдаланырга маташучылар да юк түгел. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илнар Сәйфиев белән әңгәмәбез шул бурычлар хакында. - Илнар Фирдәвисович, торак-коммуналь хезмәтләр...
-
"Әнием бар шул минем" конкурсы катнашучысы - Әлфия Заһидуллина
Әнием Заһидуллина Әлфия, Тамьян авылында яши. Әнием, күз нурым, бердән берем. Гомер юлыбызны яктыртучы, авыр вакытта ярдәм кулы сузучы, шатлыгыбызны бүлешүче, һәрвакыт киңәш бирүче яраткан әнием. РӘХМӘТ ӘНИЕМӘ, МЕҢ, РӘХМӘТ.
-
Фотоконкурсның 4нче санлы катнашучысы - Вәсилә Хәйдарова
"Әнием - Хәйдәрова Вәсилә Нургали кызы. Сал. Мухан авылында яши. Терәгем, зур ярдәмчем. Яратам үзем. Безнең шушындый бик тә истәлекле фотобыз өчен тавыш бирегез", - дип язалар безгә чираттагы катнашучыларыбыз.
-
15 марттан алып мөслимлеләр өчен көн дә концерт күрсәтеләчәк
Авыл жирлеклэре узешчэн сэнгатьтэ катнашучыларнын "Яшьнэп яшэ, жырлы халкым" район смотр конкурсы дәвам итә. Көн саен диярлек үзешчәннәребез Мөслим тамашачысын өр-яңа җыр-биюләре белән таң калдыра. Концертлар графигы белән танышыгыз:
-
Җәмилә Мөхәммәтшина - конкурсыбызның өченче катнашучысы
Конкурсыбызның чираттагы катнашучысы Шуганка авылында гомер кичерә. Мөхәммәтшина Җәмилә Миңсалих кызы фотода кызы Гөлнәзирә белән. Тавыш бирергә онытмагыз!
-
Мөслимнең гүзәл затлары өчен бушлай концерт күрсәтеләчәк
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иртәгә, 6 март көнне район мәдәният йортында бәйрәм концерты узачак. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Лиза Галимова
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Галимова Лиза Рәйхан кызы. Тат. Шуран авылында яшәүче әлеге "әни" турында безгә балалары шушындый эчтәлекле хат юллаган: "Бу фотода минем әнием Галимова Лиза Рәйхан кызы. Безнең терәгебез, таянычыбыз. Әниебез белән Тат Шуран авылында яшибез".