4 декабрь 2016 яңалыклары
-
Ут булмый!
5 декбарь, дүшәмбе көнне, линияләрдә ремонт эшләре бару сәбәпле Түбән Табын авылының Мәктәп урамында 1-51 йортларда ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
"Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы дәвам итә
"Мизгел" яшьләр үзәге башлангычы белән район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге оештыручы "Открытое сердце" - "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы дәвам итә. Катнашучылар "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Мизгел" яшьләр үзәге төркеменә яңадан яңа фотоларын юллый. Конкурс турында тулы мәгълүматны да биредә табырга мөмкин.
-
Бәһиҗә Баһауова: “Хәрәкәттә булыгыз – бәрәкәт килер”
Бу тормышта үзеңнең кешеләргә кирәк булуыңны тоеп яшәү күңелгә рәхәтлек бирә. Эшләгән чорыңда гына түгел, лаеклы ялга чыккач та. Бүгенге әңгәмәдәшебез - Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова бу яктан бик бәхетле. Ул гомере буе кешеләр арасында, гел хезмәттә, хәрәкәттә. Райондашларыбыз алдында абруе зур аның.
-
Россия почтасы бүләк өләшә
Россия почтасы төрле бәйгеләр дә оештыра. Шундыларның берсе - "Иң яхшы язу дәресе" (Лучший урок письма) бәйгесендә райондашыбыз призлы урын алды. Күбәктән Гүзәл Исрафилова бәйгенең республика этабында 3 урынга чыгып, диплом белән истәлекле бүләк алды.
-
Яшьләр форумында күп сорауларга җавап табылды
"Авыл перспективасы" проекты кысаларында Казан шәһәре "Идел" яшьләр үзәге базасында төбәкара "Волонтер" хәрәкәте активистлары өчен "Мөмкин" дип исемләнгән яшьләр форумы үтте. Әлеге чарада безнең районнан "Волонтер" игелек үзәге кураторы Эльвира Гәрәева, координатор урынбасары Инзилә Вахитова, волонтер Юлия Исәнбаева катнашты.