4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Мәгариф" журналы конкурсында бәйгедә безнең укытучылар да катнаша
Мөслим гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Маргарита Идиатуллина "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесенең I, II турында җиңеп, финал турына үтте. Казан шәһәрендә узачак III турда ул мастер-класс күрсәтәчәк.
-
Парковкага куелмаган машина өчен күпфатирлы йортта яшәүчеләр ашыгыч ярдәмнән колак кагарга мөмкин
Агымдагы атнада 123 санлы янгын сүндерү часте полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыкты. Аның барышында автотранспортын машина юлына куйган райондашларыбыз җаваплылыкка тартылды.
-
Сәнгать мәктәбе дә яңа уку елына старт бирде
1 сентябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елы башланды. Сәнгать мәктәбе укучылары көче белән театральләштерелгән бәйрәм тамашасы күрсәтелде.
-
Гимназия китапханәчесе проекты россиякүләм чыгучы журналда дөнья күрәчәк
Гимназия китапханәчесе Гөлшат Солтанова "2015 елның иң яхшы китапханә проектлары" конкурсында "Техник чараларны китап уку өчен кызыксындыруда куллану" дигән проект белән катнаша. Проект эше Россиякүләм нәшер ителүче "Мәктәп китапханәчесе" журналында басылып чыга. Җиңүчеләр исә, ноябрь аенда билгеле булачак.
-
Өлкәннәр өчен компьютер курслары башлана
Район мәшгульлек үзәге өлкән яшьтәге гражданнарга компьютер курсларына язылу башлануын хәбәр итә. Курсларга пенсия яшендәге гражданнар, инвалидлык буенча пенсия алучылар, туйдыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар, пенсиягә чыгар яшьләре җиткән гражданнар языла ала.
-
Парклар һәм скверлар көне республиканың һәр районында узачак
5-6 сентябрьдә узачак Парклар һәм скверлар көннәре уңаеннан видеоконференция режимында киңәшмә узды. Бу Парклар һәм скверлар елына багышланган иң зур чара булачак.
-
Җылылык, беренче чиратта, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына биреләчәк
Кичә ягулык сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
-
Мәгариф учреждениеләре янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирәме?
Яңа уку елы алдыннан белем бирү учреждениеләренең әзерлеге тикшерелде. Район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, Роспотребнадзор, дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре составындагы комиссия белем бирү учреждениеләренең янгынга каршы торышына, аерым алганда автомат янгын сигнализациясе булуына һәм аның төзеклегенә, хәбәр итү һәм янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системаларына, янгын сүндергечләр булуга,...
-
Гөмбә җыючыларның каршысына өч аю чыккан
Бу хәл Яшел Үзән районында була.