4 июль 2017 яңалыклары
-
Сайлауларда хокук бозган тавыш бирүчеләргә штрафлар күләме арта
Сайлаулар вакытында берничә тапкыр тавыш бирүчеләр өчен штраф күләме арта. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы барышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
-
Иваново шәһәрендә татарстанлылар билбау көрәшендә алдынгы булды - исемлек
Иваново шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә Татарстаннан 7 спортчы алтын медальгә лаек булган. Бу хакта республиканың билбау көрәше федерациясе хәбәр итә.
-
"Коляскалар парады"на барабызмы?
6 июльдә "Мизгел" яшьләр үзәге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздыра. "Коляскалар парады"нда иң креатив һәм оригиналь экипаж исеменә конкурс була. Кичке 6 да мөслимлеләрне фонтан янында көтеп калалар.
-
Мөслимдә бер сыердан көненә 12,8 кг сөт алалар
Һава торышының явымлы булуы авыл хуҗалыгы формированиеләренә терлек азыгы әзерләүдә төрле кыенлыклар тудыра. Шуңа да карамастан хуҗалыкларда азык әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 1000 тонна печән, 13800 тонна сенаж әзерләнгән.
-
Мөслимлеләрне Питрау бәйрәменә чакыралар
8 июль көнне Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме узачак. Керәшен халкының милли бәйрәме быел да күрше-тирә район-шәһәр кунакларын җыяр, дип көтелә. Башлана 14.00 сәгатьтә.
-
Якташыбыз Артем Пискунов Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булды
ТР М. Җәлил исемендәге премиясе ике елга бер мәртәбә бирелә. Бу премия сәнгать, фән, белем бирү, яшьләр арасындагы эшмәкәрлек һ.б. өчен 30 яшькә кадәр кешеләргә бирелә. Премиянең күләме 100 мең сум.
-
Татарстан синоптиклары алдагы ике көндә көчле яңгырлар фаразлый
Татарстан синоптиклары Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә кадәр һава торышы ныклап үзгәрәчәге хакында кисәтә.
-
"Татмедиа" агентлыгы журналистлар өчен "Многоликая Россия" конкурсы игълан итте
Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям объявило всероссийский журналистский конкурс «Многоликая Россия». Принять участие в профессиональном состязании могут теле-, радио-, интернет-издания, а также представители печатных и профильных детских СМИ.
-
Мөслимдә 7 кешенең велосипедын урлаганнар
Иң кулай транспорт булып саналган велосипедка бу елны да тынгы юк. Кеше малы дип тә тормыйча, велосипед урлау очраклары да арта бара. Май аеннан алып бүгенге көнгәчә район эчке эшләр бүлегенә велосипедымны урладылар, дип 7 гариза кергән. Шуларның берсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Мөслим йортларына янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма урнаштырылды
Торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында күпбалалы гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар өйләрендә янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштырылды. Әлеге эшне Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башкарып чыкты.
-
Мөслим егете Ринат Сафиуллин Россия чемпионы исемен алды
Шушы көннәрдә Мөслимебезнең ике спортчысы милли көрәш буенча Россия чемпионатыннан кайтты. Мөслим гимназиясендә белем алучы Илнар Гәрәев һәм Ринат Сафиуллин Россия кубогына Иваново шәһәрендә узган ярышларда катнашты. Илнар - Татарстан, Ринат Россия җыелма командасы составында көч сынашты.
-
Игътибар, Мөслимнең Кооператив урамында су бетеп торачак!
Мөслим инженерлык челтәрләре хәбәр итә. Су линиясендә авария булу сәбәпле район үзәгенең Кооператив урамында су бетеп торырга мөмкин. Бу күпфатирлы йортларда һәм шәхси сектордар яшәүчеләргә кагыла. Су запасы туплап калу киңәш ителә.
-
"Солдатта булган диләр" фотоконкурсы җиңүчесе Радий армиядән кайтты (ФОТОЛАР)
Бу көннәрдә мөслимлеләр улларын, дус-туганнарын армия хезмәтенә озата. Газиз баласын, көн дә күреп, аралашып йөргән дус-туганын бер елга гел белмәгән җиргә озату - авыр мизгелләр. Мөслимдә яшәүче Җәлиловлар гаиләсе дә моннан бер ел элек, шау-гөр килеп, елап-көлеп улларын армиягә озаткан иде. Вакыт сизелми дә узган. Солдат егет - Радий Җәлилов...
-
Татарстанның транспорт министрлыгы барлык автобус паркын ГЛОНАСС+112 системасы аша контрольдә тота
Свыше 2 тысяч транспортных средств зарегистрировано в системе ГЛОНАСС+112. Из них 770 - школьные автобусы, около 800 - автобусы, перевозящие детей из спортивных школ и по турмаршрутам, и порядка 450 - автобусы, курсирующие по межмуниципальным маршрутам.
-
"Шелковый путь" ралли тамашачыларын Казаннан Шәлегә бушлай илтәчәкләр
9 июля ралли «Шелковый путь» прибудет в Казань. Автокараван проедет по центральной части города и направятся в поселок Шали, где будет дан старт первому скоростному участку гонки.