4 май 2015 яңалыклары
-
“Искра”га – өч яшь
Яшьләр арасында "Искра" активистлар хәрәкәте популярлашып килә. Менә инде өч ел рәттән бу хәрәкәт район яшьләренең ялын күңелле уздыруга ярдәм итә.
-
Айдинов варислары без!
ТР эчке эшләр министры генерал-майор Артем Хохорин приказы нигезендә, республиканың "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләре арасыннан иң актив яшьләргә Артем Айдинов исемендәге премия бирү каралган иде. Безнең районнан әлеге зур бүләккә Альбина Шәрифуллина (рәсемдә) лаек булды. Укудагы зур уңышлары, күпсанлы республикакүләм конкурсларда җиңгәне, хәрби-патриотик спорт төрләре буенча алдынгы...
-
“Самовар-Party” серләрне бүлешә
Яшьләрне бүген ниләр борчый, ниләр кызыксындыра? Егет-кызлар нинди уй-теләкләр белән яна? Алар чынга ашармы? Яшьләр тормышына хас булган әлеге сорауларга "Мизгел" яшьләр үзәге дә җавап эзли. Төрле-төрле акцияләр үткәрү дисеңме, үзешчән сәнгатьтә катнашу, яшьләрнең ялын оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү, төрле спорт ярышлары, бәйгеләр уздыру, проектлар яклау, профориентация эше,...
-
Май бәйрәмнәре файдага узды
Алдан хәбәр ителгән игълан буенча, 3 май көнне мөслимлеләр изге йортыбыз - зиаратка өмәгә җыелды. Район җитәкчелеге һәм ветераннары Советы инициативасы белән оештырылган өмәгә район оешма-предприятие коллективлары гына түгел, кунакка кайткан райондашлар һәм башка мөслимлеләр дә килгән иде. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты барлык өмәдә катнашучыларга кылган изге гамәлләре өчен...
-
Парковка урыннары ремонтлана
Мөслимлеләр күрми калмагандыр, район үзәгендәге махсус парковка урыннары янәдән үзгәреш кичерде. Район мәдәният йорты һәм район хакимияте артында урнашкан парковкаларга асфальт түшәлде.
-
Россиялеләргә май бәйрәмнәре генә җитми
Эше булган һәр алтынчы россиялеле май башында атна ярым ял итәчәк. Моның турында Superjob тикшеренүләр порталы хәбәр итә. 1600 россиялене сораштырганнан соң шундый нәтиҗәләр алынган.