3 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Ут линияләрендә ремонт бара
Электр лигияләрендә ремонт алып бару сәбәпле, 5 ноябрь көнне 9.30 - 15.00 сәгатьләрдә Баек авылында, 13.00-16.00 сәгатьләрдә Мөслимнең Тукай урамында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр подстанциядән.
-
Октябрьдә Мөслимдә 15 бала туган
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, октябрь аенда җирлегебездә 15 бала туган. Аларның 10сы - малай, 5се - кызлар. Ел башыннан туучы сабыйлар саны - 162 ребенка. 28 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 10 пар язылышкан, 3 гаилә таркалган.
-
Мөслимнән Лилия Морзаханова - авыл яшьләре форумында
Форум - анда катнашучылар өчен ачык мәйданчык, тәҗрибә уртаклашу , авылны үстерүгә яңа перспективалар.
-
"Белергә хакым бар!" интернет дәресе район яшьләрен җыйды
Якынлашып килүче бәйрәм ялларына карамастан, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре укучыларның каникул вакытында ялын оештыруны дәвам итә! Бүген яшьләр видео конференция режимында үтүче "Белергә хакым бар!" интернет дәрескә җыелды.
-
Михайловка, Баланлы авылларында газ бетеп торачак
Әлмәт линия җитештерү идарәсе 5 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Михайловка - Баланлы арасындагы газүткәргечтә ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә. Эш вакытында әлеге участокта газны бушатып тору сәбәпле, көчле газ чыккан тавыш булачак.
-
Мөслим яшьләре көзге балда күңел ачты
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Очкын" активистлар хәрәкәте белән берлектә "Дуслар клаб"та "Көзге балмаскарад" уздырдылар. Чара барышында җитезлек, активлыкны ачыклый торган кызыклы уеннар оештырылды.
-
"Татмедиа" бүләк уйната!
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте әбүнәчеләре арасында "Подписка өчен Ipad" акциясен игълан итә. Беренче тапкыр - төп бүләк - Ipadны оту, язылу суммасынна карамастан, һәркем өчен дә мөмкин булачак.