3 май 2015 яңалыклары
-
Гаяз Авзалов истәлегенә көрәш ярышлары узды
Районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә татарча көрәш буенча районара турнир узды. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә уздырылган ярышта биш районнан 50дән артык көрәшче катнашты.
-
Мөслимдә - карантин!
Район үзәгенең Комсомольская урамы 28 апрельдән алып карантинга ябылды. Агымдагы атнаның сишәмбе көнендә шушы урамда яшәүче бер райондашыбызны песие тешләве турындагы факт ачыкланды.
-
Тынычлык күгәрченнәре очачак
"Форпост" яшьләре бу көннәрдә 9 май бәйрәменә әзерләнә. Егет-кызлар кәгазьдән күгәрченнәр ясый. Аларны, бәйрәм көнне сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексыннан шарларга тагып, һавага очырачаклар.
-
"Һәр өлкәнгә - рухи юл"
Район үзәк китапханәсе коллективы Бөек җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында ел башында ук "Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе игълан иткән иде. Бу башлангычка авыл китапханәчеләре дә бердәм кушылды. Акция кысаларында китапханәчеләр, сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып, яңа басмалар һәм китапларның эчтәлекләре белән таныштырдылар, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Мөслимдә җиңү парклары пәйда булачак
Һәр җирлектә Җиңү парклары һәм аллеяләр төзү буенча зур эш башланып китте. Күп урында аларга, узган ел көздән үк нигез салынып, 1000 гә якын агач үсентеләре утыртылган иде. Быел тагын шулкадәр үк агач утырту күздә тотыла.