2 май 2015 яңалыклары
-
Бөек Җиңү көненә бүләк ясады
Елгабаш авылының игелекле улы Алабуга "Агропром юл төзү" җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбиров Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашларына зур бүләк ясады. Үзе төзеткән күпфункцияле үзәк янында обелиск ясатты.
-
Музейга олы бүләк
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә Баланлы авылында яшәүче сынчы Илисәй Имамов музейга үзенчәлекле бүләк ясады. Ул - ил азатлыгы өчен көрәштә башын салган батыр сугышчыны гәүдәләндерүче агач скульптура.
-
Ана капиталына сертификат алуны һәм аның средстволарын түләүне көйләүче законнарга үзгәрешләр кертелде
Заем килешүе микрофинанс оешмасы белән төзелгән очракта, ана капиталы средстволарын торак бинаны алуга (төзүгә) заем буенча төп бурычны һәм процентларны түләүгә юнәлтеп булмый. Закон нигезендә сертификат иясе яисә аның тормыш иптәше торак бинаны алуга яисә төзүгә заем килешүен кредит оешмасы, кредит кулланучылар кооперативы яисә торак алуга яки төзүгә ипотека заемы...
-
Район прокуратурасы Дәүләт байрагы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде
2014 нче елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясе Дәүләт байрагы турында"гы Федераль конституция законының 4 һәм 6 маддәләренә һәм "Россия Федерациясе Дәүләт гимны турында"гы Федераль конституция законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль конституция законы (21 декабрь, 2013 ел) үз көченә керде.
-
Мөслимдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.
9 май - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү планы нигезендә 6 май һәм 9 май көннәрендә район үзәге Мөслимдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.