1 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
4 райондашыбызның машинасы аукционга куелган
Суд приставлары бурычлылар белән ел әйләнәсе эшли. Шушы көннәрдә ДАИ штрафлары түләмәгән 4 райондашыбызның машинасын алып, аукцион сатуга куйдылар. Булган бурычлар турында хуҗасына белдерү кәгазе килгәннән соң, 10 көн эчендә бурыч түләнергә тиеш. Түләнмәгән очракта һәркем менә шушындый рәвештә машинасыннан колак кагарга мөмкин.
-
Ашыгыч ярдәм машиналары күпкатлы йортларга үтә аламы?
Күпкатлы йортлар ишегалдына керү юлларын каплап машина куючыларга җәза каты хәзер. Кичектергесез ярдәм хезмәтләре кайбер очракта чакырылган адрес буенча килеп тә, йортка уза алмый.
-
Узган елда җирлегебездә 210 юл-транспорт һәлакәте булган
Аларда бер кеше үлгән, барлык машиналар да диярлек техник зыян алган. Соңгы ике атнада теркәлгән аварияләр саны - 11.
-
Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә ярышлар узачак
4 гыйнвар көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә багышланган 16 нчы традицион шахмат турниры уза. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Кызыл Утлы Әтәч елы ниләр вәгъдә итә?
Белгеч астрологлар фикеренчә, Әтәч көнчыгыш календаренда яңарыш символы, яңа һәм билгесез нәрсәдер башлану билгесе. Шуңа да якынлашып килүче ел һәр кешенең тормышында үзгәрешләр вәгъдә итә.