Мөслимдә юл-транспорт һәлакәте булды
Руль артындагы Азнакай районының 1973 елгы ир-атка административ беркетмә төзелгән
“24 декабрь көнне таң белән Мөслимнең “Татнефть” ягулык салу станциясе янында юл-транспорт һәлакәте булды. “Шахман” йөк машинасы шоферы, төягән йөгенең үлчәмнәрен дөрес исәпкә алмау сәбәпле, техника белән станциянең түшәменә зыян китерә”,– дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Руль артында Азнакай районыннан 1973 елгы ир-ат булган, аңа административ беркетмә төзелгән. Ягулык салырга дип кергән җиреннән зур күләмдә бурычлы булып чыккан ир-атның Самара өлкәсеннән Азнакай шәһәренә экскаватор алып кайтуы булган.
Феликс Мәгъданов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев