ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләр белән катгый эш алып барыла
Ел башыннан штрафларны вакытында түләмәүче 10 райондашыбызга административ беркетмә төзелеп, аларның эшләре судка җибәрелгән, икеләтә күләмдә яңадан штраф салынган
“Транспорт хуҗалары штрафларны вакытында түләп барсыннар иде! РФ Административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе 1 бүлеге нигезендә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен 1 мең сумнан да ким булмаган һәм билгеләнгән штрафның икеләтә күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, ягъни 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев