ДАИ хәбәр итә
25 август көнне Мөслим-Юлтимер юлының 9 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды
"Авариянең сәбәпчесе - "Лада-Гранта" машинасы. Ул каршы як полосага чыга. Каршысына машина килгәнен күреп, шофер машина рулен кире борып, үз полосасына чыгарга тели. Ләкин маневр ясаганда, юлдагы "Беларус" тракторының тагылма прицебындагы тәгәрмәченә эләгеп, каршы як полосага атылып чыга һәм кюветка әйләнеп төшә. Җиңел машинаның руль артында 1964 елгы райондашыбыз булган", - дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Феликс Мәгъданов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев