Тукайның 70кә якын тәхәллүсе булган
Г.Тукай вафатыннан соң аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган.
Бүгенге көндә ул Казандагы Г.Тукай музеенда саклана. Бу битлекнең язмышы бик үзенчәлекле. Аны 1958 елда Мөлеков атлы Алма-Ата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы – Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф бирүен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр.
Үз вакытында дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Шагыйрьнең йөзеннән гипс битлек төшереп алу хәстәрен кем оештырган? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар.
Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның өч һәйкәле бар. Аларның берсе – Тукай исемен йөртүче скверда, икенчесе – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында, өченчесе шагыйрьнең җәсәде күмелгән Яңа татар бистәсе зиратында урнашкан.
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев