Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу кызыклы

Сентябрь аена халык сынамышлары

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

Табигатькә бәйле сынамышлар

Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.

Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.

Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.

Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр.

Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

Римма Афзалова фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев