Сабантуй турында кызыклы фактлар
Кайбер галимнәр Сабантуйны римлыларның прототибы булган дип саный
“Сабантуй” сүзе турында төрле фикерләр яши. Сүздәге икенче өлешнең (“туй”) мәгънәсен бертөсле аңлатсалар да (аны “бәйрәм” диләр), “сабан” сүзенә карашлар туры килеп бетми. Кайбер кешеләр аны “сабан” сүзе белән, шул рәвешле кыр эшләре белән бәйләсә, башка белгечләр “саба”, “савыт”, җәйләүгә чыккач та беренче әйрән, кымыз эчү бәйрәме дип саныйлар.
Элек бәйрәм язгы кыр эшләренә хәтле үткәрелгән.
Сабантуй турында искә алган иң борынгы язма 1292 елга карый. Ләкин моңарчы да бәйрәм үткәрелгән булырга тиеш, чөнки әлеге йола – кояш һәм күк Тәңресенә табыну шәкелендә. Ата-бабаларыбыз, ел уңдырышлы килсен өчен, мәҗүсиләр ышануындагы Аллага корбан китергәннәр. Шулай ук батырны билгеләү һәм аңа бүләккә тәкә бирү дә тәңречелектән килә, ди галимнәр. Сүз уңаеннан, этнографлар милли бизәкләрдә еш очрый торган төрле боҗраларны тәкә мөгезен сурәтләүдән килә дип саныйлар.
Еш кына бер нәселдән чыккан төрле ырулар бер-берсенең канын түкмәс өчен ярышка үзләреннән бер генә батырны чыгарган. Әлеге йоланың төп максаты – көч сынашуга чыгарырдай иң көчле, иң җитез һәм иң өлгер егетне билгеләү. Шуңа күрә бәйрәмдә төркем белән катнашырга кирәк булган уеннар бармак белән генә санарлык, гадәттә, һәркем үзе өчен үзе көч сынаша.
Борынгы Евразиянең киң далаларында уеннар зур масштабта узган. Мәсәлән, көрәш, ук ату, ат чабышы кебек бәйгеләрдә катнашу өчен Кытайдан алып Карпат тауларына кадәр булган төбәкләрдән кадәр килгәннәр. Уеннар вакытында төп канун: ай буе ызгыш-сугышлар булмаска тиеш.
Сабантуйда иң соңгы килгән ат муенына авыл киленнәре чиккән сөлге бәйләгәннәр. Бу оттырган җайдакның күңелен күрү һәм атны юату өчен эшләнгән. Атның күңеле сизгер, оттырган атларның күзләреннән яшь аккан очраклар да бар. Бу бүләк татарларның гомерлек дуслары – атларга мәхәббәт билгесе дә булып тора.
Кайбер галимнәр Сабантуйдагы ярыш-бәйгеләрдә бары сугышларда кирәк була торган хәрби күнекмәләрне генә күрә. Мәсәлән, баганага менү күчмә халыкка биектән дошман яулары килгәнне күзәтү өчен кирәк булган, авыш бүрәнәдән бару – кирмәннәрне яулап алганда сорала торган осталык, чүлмәк вату – дошманның кәпәченә менеп төшү өчен менә дигән күнекмә, ат чабышлары җайдакларны атта оста йөрергә өйрәтү өчен кирәк дип саныйлар. Галимнәр фикеренчә, көрәш атта утыручы җайдакларның бер-берсен егып төшерүеннән барлыкка килгән.
Капчык сугышы исә кечкенә балалар өчен уйлап чыгарылган уен. Шул рәвешле ата-бабаларыбыз нәсел дәвамчыларын атта утырып калырга, егылып төшмәскә өйрәткәннәр.
Сабантуй дини бәйрәм булмаганга гына Советлар Союзы чорында сакланып калган. Ул ислам дине белән бәйле булса, татар мәдәниятенең йөзек кашы булган бәйрәмебезне күптән югалткан булыр идек, мөгаен.
Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев