Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ни өчен арыйбыз?

“Бу нинди бетмәс ару микән? Элегрәк эштән кайтып, ашап-эчкәч әллә күпме эш эшләнә иде. Ә хәзер өйгә кайтып кергәндә инде күп вакыт ашарлык та хәл калмый”.

 

Мондый зарлануларны хәзер өлкәннәрдән генә түгел, яшьләрдән дә күп ишетә­без. Элек сизмәгән-белмәгән магнитлы көннәр пәйда булды. Бераз баш авырткан­дай итсә: “Ә-ә-ә, менә ни өчен авырта икән минем баш”, - дибез. Шуннан соң инде башка чүкеч белән суккандай көчле авырту барлыкка килә. Күз аллары караңгыла­нып китә. Бу бит инде магнитлы көнне авыртырга тиеш дип инанудан да авыру шулай көчәеп китә дигән сүз. Гомумән, хәзер нигә шулай бик еш һәм бик тиз арыйбыз һәм авырыйбыз соң?

РФ Сәламәтлек сайлау министрлыгы иммунология институты белгечләре гасыр чире - хроник ару синдромын дәвалауның алымнарын тапканнар инде. Мәсәлән, элек спортчылар гына кулланган һәм халыктан сер итеп сакланган бромантан эшкә дәрт- энергияне көчәйтеп кенә калмый, физик арудан котылырга да ярдәм итә икән. Тик шул бер таблеткага гына ышанып калып булмый, һәркемнең организмы үзенә бер дөнья. Берәүгә бер ысул килешсә, икенчесенә икенчесе. Әйтик, гомер-гомергә Тибет табиб­лары куллана торган энә белән дәвалау һәм аутоген терапия, физик күнегүләр, озаклап саф урман һавасында булу, су коену-йөзү, чаңгыда йөрү, мунча керү һәм эссе парда чабынуда кеше саулыгына уңай тәэсир итәләр, аның төрле авыруларга каршы торучанлыгын көчәйтәләр. Авылда яшәгән кеше ни өчен сәламәтрәк дип баш ватасы юк. Ул көне буе диярлек саф һавада, аның “гимнастика”сы да көнозын дәвам итә: әле көрәк белән, әле балта, пычкы-сәнәк һ.б. белән гел эшләп кенә тора. Эшләп арыгач эреп йоклап китүнең организм өчен тәэсире иң көчле дарулардан да файдалырак.

Ару синдромы күбрәк хатын-кызларда очрый. Чөнки алар һәр күренешне (өйдәге генә түгел, урамда яки юлда очраганын да) -тискәресен дә, уңаен да күңелләре- йөрәкләре аша кичерәләр. Алар нечкә хисле. Аннан соң көндәлек эшләргә дә алар артык җаваплылык белән карыйлар. Берәр максатка ирешергә кирәк булса, үз алларына гадәттән тыш зур бурычлар куялар һәм аны үтәү юллары хакында бер генә минутка да исләреннән чыгармыйча уйлап, үти алмамдыр дип, куркып йөри башлый­лар. Шуңа күрә, хәлеңнән килмәстәй эшкә алынырга, ул турыда хәтта уйларга да кирәкми. Эш урынында да, өйдә дә һәр эшне үз җае белән, артык бәргәләнмичә генә алып бару зарур. Арудан дәваның иң зурысы, мөгаен, шушыдыр.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев